Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хабиров Уфаның Совет урамындагы яңа бинаны карады. Ул “Ватанны саклаучылар” фондының Башкортстан филиалына тапшырылачак.
Фонд җитәкчесе Гөлнур Колсарина билгеләп үткәнчә, 620 квадрат метр мәйданлы яңа бина социаль координаторлар өчен мөһим булачак. Әлегә бинада ремонт ясау һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлы парковка булдыру мәсьәләләре хәл ителә.
– Фондка мөрәҗәгать итүчеләр саны арта, безгә киңрәк урын кирәк. Яңа бина бу мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итәчәк, – диде спикер.
Радий Хәбиров бинаны тиз арада төзекләндерергә кушты.
– СВО тәмамлангач, барлык сугышчылар өйләренә кайтачак, аларга тулы ярдәм күрсәтергә кирәк. Бина шәһәр үзәгендә урнашкан, ул символик әһәмияткә ия: монда килгән һәр ветеран үзенә кирәкле ярдәм алачак. Моннан тыш, Черниковкада фондның тагын бер филиалын ачып, ветераннар өчен реабилитация үзәге булдырачакбыз, – диде Башкортстан Башлыгы.
Фото: glavarb.ru