Барлык яңалыклар
10

“Җиде кыз” ярдәм итәчәк!

Башкортстанда «Җиде кыз» социаль проектын башлап җибәрделәр. Аны ирләре махсус хәрби операция уздыру зонасында булган республика хатын-кызлары булдырган.  

“Җиде кыз” ярдәм итәчәк!
“Җиде кыз” ярдәм итәчәк!

Оештыручыларның кайберләре үзләре дә хәрби госпитальләргә волонтерлар сыйфатында берничә тапкыр барган.

Республикабызның җиде фидакарь хатын-кызы, риваятьтәге кебек үк, бер максат белән берләшкән — яугирләрнең авыр тормыш хәлендә калган хатыннарын, аналарын, апаларын бергә җыеп, аларга кирәкле ярдәм күрсәтү.

Проектны оештыручылар - үзләре дә махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннары, алар алгы сызыкта бурычларны үтәүчеләрнең гаиләләрен нинди сораулар борчыганын ишетеп кенә белми.

Проектны булдыру идеясе Ләйсән Рабаданованың госпитальгә сәфәреннән соң барлыкка килә, анда ул волонтерлык отряды составында яралыларга ярдәм иткән.

"Җиде кыз" проекты әле башланып кына килүгә карамастан, аны оештыручылар берничә мәсьәләне хәл итә һәм катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итә алган. "Җиде кыз" җиде юнәлешне колачлый һәм алар буенча психологик, юридик, медицина ярдәмен күрсәтә, шулай ук мәдәни чаралар үткәрә.

Социаль проект хатын-кызларга, яугирләрнең гаиләләренә республика башкаласында гына ярдәм итмәячәк. Оештыручылар шулай ук районнарга барып, анда очрашулар үткәрергә планлаштыра, алар мәсьәләләрне хәл итәргә һәм үз якыннарын көтүчеләрне берләштерергә ярдәм итәчәк.

Фото: “youdrop.ru”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: