+8 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10

Рәхмәт сезгә, Герой аналары!

Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында “Хатын-кыз – милләт анасы” IX Бөтенрусия конкурсы финалистларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды

Рәхмәт сезгә, Герой аналары!
Рәхмәт сезгә, Герой аналары!
Конкурс ел саен “Башкортстан хатын-кызлары җәмгыяте” оешмасы башлангычы белән республи­каның Мәдәният министрлыгы һәм “Русия халыклары ассамблеясе” Гомумрусия дәүләт иҗтимагый оешмасы ярдәмендә үткәрелә. Аның төп бурычлары – хатын-кызлар берлегенең иҗтимагый әһәмиятле эшчәнлеген бәяләү, ана статусын күтәрү, Ватаныбыз тормышында хатын-кызларның иҗтимагый һәм сәяси ролен активлаштыру. Быел СВО хәрбиләренең аналарына аерым игътибар бирелде.

Конкурста Курган, Ырынбур, Свердловск, Чиләбе өлкәләреннән, Татарстаннан, Башкортстаннан, Пермь краеннан, Ханты-Манси автономияле округыннан, Мәскәү һәм Ырынбур шәһәрләреннән хатын-кызлар катнашты. Барлыгы 500дән артык гариза кабул ителгән. Аларның иң яхшылары бүләкләү тантанасына чакырылды.

Чарада Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, спорт министры Руслан Хәбибов, “Бәхет территориясе” хәйрия фондының Попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбирова, “Ватанны саклаучылар” фондының республика филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина һәм башка дәрәҗәле җитәкчеләр һәм кунаклар катнашты.
 
– Бүген биредә иң көчле хатын-кызлар җыелды. Аларның көче физик яктан бәяләнми, алар күңел, рух һәм зирәклек көче белән аерылып тора. Хатын-кызларсыз киләчәк булмас иде. Сез балаларга тормыш бүләк итәсез, безнең ир-егетләребезне көчлерәк итәсез.

Сезгә зур рәхмәт сүзләрен җит­керәм. Сез безнең алгы сызыкта бул­ган егетләргә, гомумән, барлык җәм­гыятькә ярдәм итәр өчен берләштегез.
Заман катлаулы, әмма нәкъ менә катлаулы заманнарда хатын-кыз тормышка яктылык өләшүче, якты максатларга ирешүдә көч бирүче илаһи көч булып тора. Мин сезнең алга таба да шушы яктылыкны югалтмавыгызны, ир-егетләребезне дәртлән­дереп торуыгызны һәм бәхетле булугызны телим, – диде Каринэ Хәбирова.
 
– Без тугызынчы тапкыр иң көчле хатын-кызларыбызны зур залда җыя­быз. Хатын-кыз һәрвакыт дәүлә­тебезнең ныклы таянычы һәм ышанычлы тылы булып кала. Русия Геройларын тәрбияләгән барлык әни­ләребезгә рәхмәт белдерәсем килә. Шулай ук, батырларча һәлак булган егетләребезнең аналары алдында баш иябез.
Сугышчыларыбызга ярдәм иткән волонтерларыбызга да аерым рәхмәт. Сезнең ярдәмегез һәм догаларыгыз безнең сугышчыларыбыз, Русиябез өчен дә ныклы калкан булсын, – диде Гөлнур Колсарина.

Шулай ук, быел беренче тапкыр “Волонтер” номинациясе булдырылды. Бүләкләрне СВОда катнашучыларга гуманитар ярдәм күрсәтүдә һәм җыюда биш иң актив хатын-кыз алды.

Ример НАСРЕТДИНОВ.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: