Бу хакта «Бердәм Русия» иҗтимагый ярдәм штабында узган «Сәламәт киләчәк» онлайн-лекториенда Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының өлкәннәргә медицина ярдәме күрсәтүне оештыру бүлеге башлыгы Гөлнара Алиева хәбәр итте.
Чараның модераторы булып Башкортстанда «Сәламәт киләчәк» федераль партия проекты координаторы һәм Дәүләт думасының Сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы Римма Үтәшева чыгыш ясады.
Аның сүзләренә караганда, 46 433 кеше амбулатор дәвалану узган, 11 776 пациент - стационар, 3859 кеше консультация һәм психологик ярдәм алган, 332 пациентка югары технологияле ярдәм күрсәтелгән. Моннан тыш, СВОда катнашучыларның 2655 баласы шифаханә-курорт дәвалануы алган.
Фото: Башинформ