Якташлардан ярдәм фронт яны территориясенә республика гуманитар конвое составында килде.
Ришат Мансуров социаль челтәрләрдә төркемнең СВО зонасында эшләнгән маршрут буенча хәрәкәт итүен белдерде.
"Әйберләрне тиз генә бушатып, арытаба алга барабыз. Сугышчыларыбыз белән бу очрашулар бик сөендерә, яңалыклар белән уртаклашырга өлгерәбез. Бушату нокталары аз түгел", - дип хәбәр итте СВО зонасыннан Ришат Мансуров.
Чишмә районы сугышчыларга юлсыз урыннарда да үтәргә сәләтле өч автомобиль, эчәргә яраклы су, беренчел кирәк-яраклар тутырылган адреслы посылкалар, агач материаллары һәм яугирләр заявкалары буенча җыелган башка әйберләр җибәргән.
Моннан тыш, сигез суыткыч камерага ит төягәннәр. Мондый тәҗрибә беренче, дип билгеләп үтә Мансуров. Азык-төлек формалаштыруда урындагы аграрийлар катнашкан. Алар сыер, ат, сарык һәм тавык ите китергән.
Элегрәк Ришат Мансуров хәбәр иткәнчә, Чишмә районында яшәүче бер кеше хәрбиләргә үзенең дробовик мылтыгын һәм внедорожнигын тапшырган.
Башкортстан махсус хәрби операциягә актив ярдәм итүче иң яхшы өч төбәк арасына керде. Бу хакта сәяси мәгълүмат үзәге докладында әйтелгән.
Фото: "telegram-канал главы администрации Чишминского района Ришата Мансурова"