Башкортстанда СВОга барырга теләүчеләр саны арта Башкортстанда СВО зонасында хезмәт итү өчен Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләр саны кискен арткан.
Көн саен "Защитник" республика сайлап алу пунктына 50дән артык кеше мөрәҗәгать итә, - дип хәбәр итә "ГТРК Башкортостан". Гомумән алганда, СВО зонасында хезмәт итү өчен контракт төзергә теләүчеләр саны ел башыннан 70 процентка арткан. Уфада контракт буенча хәрби хезмәткә гражданнарны сайлап алу пункты бердәм тәрәзә режимында эшли: бер урында документлар тутырырга, медкомиссия узарга, банк картасын рәсмиләштерергә һәм хәтта бурычларны да сызып ташларга мөмкин. - Эш тәҗрибәсе буенча без кешенең контракт буенча хезмәткә һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашу өчен ярыймы-юкмы икәнен тышкы яктан билгели алабыз, - дип билгеләп үтә контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты инструкторы Руслан Әхмәтханов. "Нахал" позывнойлы ир-егет СВОда дроннар белән идарә итәргә тели. Моның өчен ул биредә үк БПЛА операторлары курсларын узган. Әгәр документларны рәсмиләштергәндә тоткарлыклар килеп чыкса, булачак контрактчылар пунктта яшәргә һәм түләүсез туклану алырга мөмкин. Бөтен процедура күп дигәндә ике тәүлек дәвам итә. Шул ук вакытта Башкортстанга башка төбәкләрдән дә киләләр, чөнки республикада яхшы шартлар тудырылган. Уфадан китүчеләргә бер тапкыр бирелә торган максималь түләү - 2 миллион 300 мең сум, ә муниципаль районнарда яшәүчеләргә 2 миллион сум тәшкил итә. Бу хакта тулырак: https://gtrk.tv/novosti/384677-bashkortostane-uvelichilos-chislo-zhelayushchih-otpravitsya-svo-syuzhet-vestey
Cайт использует файлы cookie и сервисы сбора технических данных посетителей. Продолжение пользования сайтом является согласием на применение данных технологий Принять