Русия Дәүләт Советы секретаре Алексей Дюмин СВОда катнашучыларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча яңа комиссиянең төп бурычлары турында аның рәисе, Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин белән сөйләште. Комиссиянең беренче утырышы киләсе атнада узачак.
- СВОда катнашучылар өчен күп эшләнә, әмма мөмкин кадәр тизрәк хәл итәргә кирәк булган проблемалар кала. Төбәкләрне, аларның социаль һәм медицина учреждениеләрен күбрәк җәлеп итү таләп ителә. Без фронттан кайткан егетләргә тыныч тормышта үзләрен табу өчен барысын да эшләргә тиешбез. Комиссия эшен мөмкин кадәр тизрәк эшләтеп җибәрергә кирәк, - дип ассызыклады Алексей Дюмин.
Комиссиядә өч юнәлеш буенча эш төркемнәре төзеләчәк: хәрбиләрне социальләштерү, медицина һәм психологик ярдәмне камилләштерү, шулай ук хакимият белән үзара хезмәттәшлек һәм хәрби өлкәдәге законнарны модернизацияләү.
10 мартта Русия Президенты Владимир Путин хәрби хәрәкәтләр ветераннарына — СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре буенча Дәүләт Советы комиссиясен төзү турындагы указга кул куйды.