-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10

Үз мәктәбендә герой!

Махсус хәрби операциядә һәлак булган Айнур Таваев истәлегенә Аскын районының Күнгәк авылында герой партасы ачылды.

Үз мәктәбендә герой!
Үз мәктәбендә герой!

Бүген Күнгәк авылы мәктәбендә махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Айнур Фәнүз улы Таваев хөрмәтенә «Герой парта»сы ачылды. Чара Русия һәм Башкортстан байракларын чыгару һәм гимн тыңлау белән башланды.

Проект нәрсә белән мөһим?
- Укучыларда ватанпәрвәрлек һәм тарихка хөрмәт тәрбияләү
- Геройларның батырлыгы турында истәлекне саклау
- Яшь буынга чын үрнәк күрсәтү.

Чарада яугирнең гаиләсе – әтисе Фәнүз, әнисе Гөлфисә һәм сеңлесе Гөлшан катнаштылар. Аларга «Герой парта»сын ачу хокукы бирелде. Геройның туганнары тирән рәхмәт хисләрен белдерде, алар хәтернең бик мөһим булуын һәм хәзер бу хәтер аларның йөрәкләрендә генә түгел, яшь буынның йөрәкләрендә дә яшәячәген билгеләп үтте.

Чара геройларны бер минут тынлык белән искә алу һәм чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Фото: Күнгәк авылы архивыннан

Үз мәктәбендә герой!
Үз мәктәбендә герой!
Үз мәктәбендә герой!
Үз мәктәбендә герой!
Үз мәктәбендә герой!
Үз мәктәбендә герой!
Автор:Денис Таваев
Читайте нас: