Республика актив кушылды
Өлешчә мобилизация игълан ителгәч, Башкортстан кыска вакыт эчендә үзенә йөкләнгән планны үтәп чыкты. Республикада мобилизация кампаниясен оештыруда төгәллек һәм оперативлык күрсәтелде. Бу халык арасында социаль киеренкелек тудырмыйча, мобилизация чараларын мөмкин кадәр нәтиҗәле уздыру мөмкинлеген бирде.
Шулай ук, республикада контракт буенча хәрби хезмәтне популярлаштыру буенча зур эш алып барылды. 2023-24 елларда Башкортстан контрактчылар җыю буенча алдынгы төбәкләрнең берсенә әверелде. Республикада контрактчылар өчен өстәмә түләүләр кертелде: Хөкүмәт аларга бер тапкыр бирелә торган 400 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтте.
Контракт хезмәтен үстерү максатыннан республикада махсус кампанияләр уздырылды. Былтыр ДОСААФ оешмасы “Рекрут” программасын башлап җибәрде, аның кысаларында һәр контрактчыны китергән кешегә 50 мең сум түләнде. Бу программа зур уңыш белән узды һәм аның ярдәмендә кыска вакыт эчендә меңләгән кеше армиягә контракт буенча хезмәткә китте.
Ирекле батальоннар
Республикада исемле батальоннар да булдырылды, аларның иң зурысы – “Башкортостан” полкы. Анда республикадан меңләгән ир-егет хезмәт итә.
Бу батальоннарны туплау барышында төп принцип – “үз якташларың белән хезмәт итү”. Бу үзара ярдәмне арттыра, шәхси җаваплылык дәрәҗәсен күтәрә һәм коллективны тагын да ныграк туплый. Республика җитәкчелеге бу формированиеләрне туплауда зур ярдәм күрсәтте, болар – финанслау, кирәкле экипировка белән тәэмин итү, гаиләләргә ярдәм күрсәтү һ.б.
Гуманитар һәм башка төрле ярдәм
Башкортстан яңа төбәкләрне тергезүдә һәм гуманитар ярдәм күрсәтүдә дә алдынгы позицияләрнең берсен били. Республика СВО башланганнан бирле Донбасс халкына ярдәм итү максатыннан йөзләгән гуманитар конвой җибәрде.
Моннан тыш, Башкортстан яңа төбәкләрне тергезергә дә ярдәм итә. Луганск Халык Республикасы белән шефлык мөнәсәбәтләре урнаштырылды. Республика белгечләре андагы инфраструктураны тергезүдә катнаша, юллар, мәктәпләр, дәваханәләр төзи һәм ремонтлый.
Гуманитар эшчәнлекнең тагын бер мөһим өлеше – СВО зонасында хезмәт итүче хәрбиләргә кирәк-ярак җибәрү. Башкортстан махсус экипировка, дроннар, элемтә чаралары, беренче ярдәм җыелмалары кебек әйберләрне фронтка тапшыру эшен даими алып бара.
Төбәк Башлыгы да “алгы сызыкта”
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров СВО башыннан ук актив позициядә булды. Ул республикада мобилизация процессын шәхсән контрольдә тотты, хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча күрсәтмәләр бирде.
Радий Хәбиров СВО зонасына гуманитар ярдәм оештыруда да турыдан-туры катнашты. Ул, Луганск Халык Республикасына берничә тапкыр барып, андагы тергезү эшләре белән танышты, Башкортстан белгечләре белән очрашты. Шулай ук, ул, мобилизацияләнгән хәрбиләр белән очрашып, аларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Аның башлангычы белән Башкортстанда СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары кертелде. Бу чаралар арасында – финанс ярдәме, ташламалар, юридик консультацияләр һәм социаль программалар.
Социаль якланганлык
Башкортстанда СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә зур ярдәм күрсәтелә. Республикада хәрби хезмәткә алынганнарның гаиләләренә ярдәм итү максатында берничә программа эшләп килә.
1. Финанс ярдәме:
Мобилизацияләнгән һәр хәрбигә республика бюджетыннан түләү бирелә.
Контракт буенча хезмәткә керүчеләргә 400 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелә.
2. Социаль ярдәм:
Гаиләләр азык-төлек һәм көнкүреш кирәк-яраклары белән ярдәм ала.
Балалар бакчалары, мәктәпләр һәм медицина учреждениеләрендә ташламалар каралган.
3. Психологик һәм юридик ярдәм:
СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен махсус консультация үзәкләре эшли.
Юридик ярдәм күрсәтү, документлар рәсмиләштерүдә ярдәм итү хезмәтләре тәкъдим ителә.
Экспертлар нинди фикердә?
Сәяси мәгълүмат үзәгенең генеральный директоры Алексей Мухин билгеләп үтүенчә, барлык төбәкләр дә СВО ихтыяҗларына адекват җавап биргән, күпчелек субъектлар бу юнәлештә нәтиҗәле менеджмент системасын булдыра алган. Аның сүзләренчә, бу, күбесенчә, төбәк башлыкларының бу эштә шәхси катнашуына бәйле. Ярдәмне нәтиҗәле оештыручылар исемлегендә эксперт Башкортстанны аерым билгеләп үтте.
– Мин Башкортстан моделен өйрәндем. Анда мобилизацияләнгәннәрне һәм контрактчыларны гуманитар ярдәм белән тәэмин итүнең үз инфраструктурасын төзи алганнар. Республика ЛХРда Башкортстан сугышчыларын фронтның бөтен юнәлеше буенча гуманитар тәэмин итү буенча логистик үзәк төзеде. Адреслы ярдәм, шул сәбәпле, аеруча нәтиҗәле булды, – диде Алексей Мухин.
Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты
Тимергали Уразгулов та Башкортстан җитәкчелеге тарафыннан бу өлкәдә күрелүче чараларга югары бәя бирде.
– Чыннан да, Башкортстан – хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләре өчен ярдәм чаралары буенча лидерларның берсе. Күргәнебезчә, Радий Фәрит улы бу мәсьәләне аерым контрольдә тота. Мин еш кына безнең сугышчылар белән аралашам һәм алар үз өйләрендә барысы да яхшы, дип белдерә, аларның гаиләләре бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел. Бу аларга көч һәм хәрби бурычларга игътибарны тупларга мөмкинлек бирә. Алгы сызыкта якташларыбызны тәэмин итү һәм аларга ярдәм буенча фикер йөртсәк, безнең республика иң актив төбәкләр исемлегендә. Сугышчылар үзләре гуманитар ярдәмнең, башка төбәкләр белән чагыштырганда, иң күбе Башкортстаннан килүен таный.
Башкортстаннан үз теләге белән алгы сызыкта хезмәт итүчеләр шактый күп икәнлеген беләбез. Әлбәттә, беренче чиратта бу – тәрбия һәм безнең менталитет күрсәткече. Безне Ватаныбызга, йортыбызга мәхәббәт рухында тәрбияләделәр. Егетләр алгы сызыкка үз гаиләләрен якларга, Русиягә берни дә янамасын өчен дошманнарны тар-мар итәргә бара, – дип билгеләде ул.
Ример НАСРЕТДИНОВ.
Фото рәсми чыганаклардан.