25 мартка «Башкортстан геройлары» программасында катнашу өчен 1630 кеше гариза биргән. Теркәлүчеләрнең 94 проценты - безнең төбәктә яшәүчеләр, әмма Русиянең күрше субъектларыннан, яңа территорияләрдән һәм башка федераль округлардан катнашучылар да бар. Гариза бирүчеләрнең 71 проценты, 1158 кеше – СВОда гамәлдәге катнашучылар. Программада катнашу өчен теркәлүчеләрнең 5 проценты – хатын-кызлар.
- Катнашучыларның күбесен беләм. Бу егетләр арасында чын-чынлап талантлы кешеләр бар. Алар бик катлаулы шартларда чыныкты, аларда югары дисциплина. Алар яңа энергия, әхлакый, кешелекле һәм идарә итү сыйфатларын йөртәчәк дип саныйм, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Программада катнашучыларны сайлап алуның берничә этабы көтә: теркәлү, тест һәм әңгәмә онлайн уза. Иң югары нәтиҗәләр күрсәткәннәрне яңадан һөнәри әзерлек программасы буенча укыту көтә. Аларга шәхси остазлар ярдәм итәчәк.
«Башкортстан геройлары» программасы – «Геройлар вакыты» федераль программасының дәвамы. Аның максаты - махсус хщрби операциядә катнашучылар арасыннан идарәчеләрнең яңа буынын әзерләү.