-2 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10

Башкортстан яшьләре СВОда катнашучыларга ярдәм итә

Башкортстанда "Халык фронты" яшьләре махсус хәрби операция зонасында сугышчан бурычларны үтәүче сугышчылар өчен талисманнар ясау буенча осталык дәресе үткәрде.

Башкортстан яшьләре СВОда катнашучыларга ярдәм итә
Башкортстан яшьләре СВОда катнашучыларга ярдәм итә
- Без талисманнарыбызның игелек һәм өмет символына әверелүен, сугышчыларыбызның өйләрендә аларны яратуларын һәм көтүләрен искә төшерүләрен телибез. Безнең командада катнашучыларның кул һәм йөрәк җылысы белән ясалган аюлар һәм кар бөртекләре якташларыбыз - СВОда катнашучылар өчен чын саклаучы булсын, - диде Башкортстанда "Халык фронты" яшьләре координаторы Рөстәм Сәлахетдинов.

Осталык дәресләренең инициаторы Лилия Галимова булды, ул берничә тапкыр СВО зонасына гуманитар йөкләрне озатып барды. Ул сугышчылар белән берничә тапкыр очрашкан һәм аларның шундый символик сувенирларны кадерләвен күргән.

Бу хакта тулырак: https://mgazeta.com/news/care/2025-03-25/snegiri-i-mishki-iz-bashkirii-speshat-na-pomosch-k-nashim-boytsam-4171153


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: