Михаил Мишустин СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү турында сөйләде.
"Бүген безнең егетләр алгы сызыкта ил мәнфәгатьләрен яклый. Катлаулы шартларда чын батырлык күрсәтәләр. Безнең бурыч - геройларга ярдәм итү һәм аларның гаиләләрен кайгырту, - диде Хөкүмәт башлыгы.
Хөкүмәт Рәисе сүзләренә караганда, эш «Ватанны саклаучылар» фонды белән берлектә алып барыла. Бүген СВОда катнашучылар өчен медицина ярдәме һәм белем алу, яңадан укыту һәм квалификация күтәрүгә өстенлекле хокук тәэмин ителгән, хәрбиләрнең балаларына ял итү һәм сәламәтләнү өчен бушлай юлламалар бирелә. Өлкәнрәкләр өчен уку оешмаларына кергәндә дә өстенлек бар. Хәрби хәрәкәтләр ветераннарына айлык акчалата түләү автомат рәвештә өстәмә гаризаларсыз билгеләнә – тиешле таныклык бирелгәннән соң ук. Сугышчыларны һәм аларның гаиләләрен милеккә салым түләүдән һәм кайбер пошлиналардан азат итә торган ташламалар билгеләнгән.
Шунысы мөһим, Дәүләт думасында хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын Курск өлкәсендә хәрби бурычларны үтәүчеләргә дә бирү турындагы закон проекты карала.
Михаил Мишустин хәбәр иткәнчә, Президент 6 мартта «Ватанны саклаучылар» СВОда катнашучыларга ярдәм фонды хезмәткәрләре һәм аның карамагындагылар белән очрашуда яңа башлангычлар белән чыгыш ясады. Хөкүмәт башлыгы карарларның кыска вакыт эчендә эшләнәчәген хәбәр итте.
«Ватанны саклаучылар» фондының республика филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина, фонд һәм ил Хөкүмәте эшчәнлегенә югары бәя бирде.
- Ил җитәкчелеге тарафыннан СВОда катнашучылар ярдәм итү буенча киң колачлы эш җәелдерелде. Республикада фондның филиалы эшли башлаган көннән без сугышчыларга ярдәм итә башладык. Гомумән алганда, Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү югары дәрәҗәдә оештырылган. Барлык гамәлләрне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үз контролендә тота. Аның көндәлегендә СВО һәрвакыт беренче урында тора.
Бүген республикада 40тан артык ярдәм чаралары эшли. Без алар белән сугышчылар куллана алсын өчен барысын да эшлибез.
Башкортстанда 97 социаль координатор эшли. 1,5 ел эчендә без бердәм команда булып формалаштык. Сораулар бик күп килә. Без үзебез даими рәвештә халык белән очрашуларга чыгабыз, гражданнарны кабул итәбез. Медицина ярдәме күрсәтү, сугышчыларны тернәкләндерү мәсьәләләре хәл ителә, тернәкләндерүнең техник чаралары бирелә, инвалид ветераннарга торакны җайлаштыру өстендә эшлибез. Яңадан укытуда, эшкә урнашуда ярдәм күрсәтелә.
Шулай ук, безнең фонд филиалында «Геройлар вакыты» Президент кадрлар программасы буенча катнашучылар тест уза. Бүгенге көнгә бу мөмкинлектән махсус хәрби операциянең йөздән артык катнашучысы файдаланды. Без «Башкортстан геройлары» төбәк кадрлар программасын тормышка ашыруга даими кушылдык. Программа хәрбиләрнең Башкортстан Республикасында тыныч тормышка салмак күчүен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Проект яңадан һөнәри әзерлек үтүне генә түгел, ветераннарны эшкә урнаштыруны да тәкъдим итә.
"Башкортстан геройлары" - ул программа гына түгел, ул республиканың киләчәгенә, аның көчле һәм тугры гражданнарына инвестиция. Ветераннарга ярдәм итү - безнең бурычыбыз, һәм без алар үзләрен яңадан җәмгыятьнең кирәкле һәм тулыкыйммәтле әгъзалары итеп хис итсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез, - диде Гөлнур Колсарина.