Барлык яңалыклар
10

Батырлык дәресе үтте

Толбазы авылы лицеенда, кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы “Бозый” позывнойлы яугир белән очрашу үтте.

Батырлык дәресе үтте
Батырлык дәресе үтте
Батырлык дәресе бик җанлы барды. Яугир махсус хәрби операция, хәрбиләрнең көнкүреше турында сөйләде. Укучылар кунакны зур кызыксыну белән тыңлады һәм күпсанлы сораулар яудырды, ә яугир аларга ачык һәм аңлаешлы итеп җавап бирде.
Яугир белән күзгә-күз аралашу укучылар күңелендә онытылмас тәэссоратлар калдырды, геройларның арабызда яшәвен, кыюлык, батырлык, Туган илне сөю – чын патриотларга хас сыйфатлар булуын конкрет мисалда күрде алар. Шулай ук укучылар яугирнең һәм барлык махсус хәрби операциядә катнашучыларның исән-имин булып, тиз арада җиңү белән кайтуын теләкләрен, ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: