

“Көн саен “Защитник” республика сайлап алу пунктына 50дән артык кеше мөрәҗәгать итә”, – дип хәбәр итә “Башкортостан” телевидениесе. Гомумән алганда, СВО зонасында хезмәт итү өчен контракт төзергә теләүчеләр саны ел башыннан 70 процентка арткан.
Уфада гражданнарны контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты бердәм тәрәзә режимында эшли: бер урында документлар тутырырга, медкомиссия узарга, банк картасын рәсмиләштерергә һәм хәтта бурычларны да гамәлдән чыгарырга мөмкин.
– Эш тәҗрибәсе буенча без кешенең контракт буенча хезмәткә һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашуга яраклылыгын тышкы яктан билгели ала-быз, – ди контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты инструкторы Руслан Әхмәтханов.
“Нахал” позывнойлы ир-егет СВОда дроннар белән идарә итәргә тели. Моның өчен ул биредә үк БПЛА операторлары курсларын узган. Документларны рәсмиләштерүдә тоткарлыклар килеп чыкса, булачак контрактчылар пунктта яшәргә һәм түләүсез тукланырга мөмкин. Бу процедура күп дигәндә ике тәүлек вакытны ала.
Шул ук вакытта Башкортстанга башка төбәкләрдән дә киләләр, чөнки республикада яхшы шартлар тудырылган. Уфадан китүчеләргә бер тапкыр бирелә торган максималь түләү – 2 миллион 300 мең сум, ә муниципаль районнарда яшәүчеләргә 2 миллион сум тәшкил итә.