+11 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10

Ярдәм чаралары исемлеге киңәйтелә

Уфа шәһәре Советы депутатлары Курск, Белгород һәм Брянск өлкәләрендә һәлак булган сугышчыларны бюджет исәбенә җирләү турында карар кабул итте.

Ярдәм чаралары исемлеге киңәйтелә
Ярдәм чаралары исемлеге киңәйтелә
Ярдәм чаралары исемлеген киңәйтүне 26 мартта депутатлар бертавыштан хуплады.

Исегезгә төшерәбез: элегрәк Уфада Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрбиләрне соңгы юлга озатырга ярдәм иттеләр.

Элегрәк язуыбызча, шәһәр бюджеты исәбенә җирләү турындагы канунны 2023 елның июнендә кабул иттеләр. Муниципаль казнадан кирәкле документларны рәсмиләштерү, мәетне транспортировкалау, морг һәм җирләү хезмәтләре, матәм тантанасының барлык кирәкле атрибутларын бирү өчен түлиләр.

СВОда катнашучыларның якыннары, бюджеттан бүленгән суммадан тыш, үзләре акча өстәргә мөмкин. Шәһәрнең "Көньяк-5" һәм "Төньяк-2" зиратларында һәлак булган СВО сугышчыларын җирләү өчен почетлы кварталлар булдырылган.

Фото: мк.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: