+15 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10

Герой партасы ачылды

Архангель авылы 1нче мәктәбендә әлеге уку йортын тәмамлап, махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган Нур Шәңгәрәев хөрмәтенә Герой партасы ачылды.

Герой партасы ачылды
Герой партасы ачылды
Нур Булат улы әлеге мәктәптә укыган, 2019 елда армия сафларына алына, бер елдан ул Русия Кораллы Көчләре белән контракт төзеп, хезмәтен дәвам итә.
Махсус хәрби операциядә беренче көннәрдән үк катнаша. 60нчы аерым мотоукчылар бригадасында хәрби часть командиры вазыйфасында хезмәт итә. “Хәрби хезмәттә аерылып торган өчен” медаленә лаек була. Хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.
2023 елның 12 ноябрендә яугирнең гомере өзелә. Батыр йөрәкле Нур Шәңгәрәев турында якты истәлек аның якташлары хәтерендә яшәячәк – Герой партасын ачу да шушы уңайдан изге эшләрнең берсе.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: