31 март иртәсенә теркәлгән катнашучылар саны 1915 кеше тәшкил итә. Аларның абсолют күпчелеге - Башкортстанда яшәүчеләр (94%), әмма программа илнең башка төбәкләрендә дә, яңа субъектларны да кертеп, кызыксыну уята. Барлыгы Русиянең 50 төбәгеннән гариза биргәннәр.
Теркәлүчеләрнең 70 проценты (1332 кеше) СВОда катнашуын дәвам итә. 4 процент чамасы - хатын-кызлар.
Инде кичкә статистика үзгәрергә мөмкин, ахыргы нәтиҗәләр соңрак ясалачак. Әмма хәзер үк билгеле: Башкортстан – программада катнашучылар саны буенча лидерлар рәтендә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шундый ук проектлар Русиянең барлык төбәкләрендә дә гамәлгә ашырыла.
Алга таба нәрсә? 5 апрельдән 8 апрельгә кадәр – тест, 14 апрельдән 12 майга кадәр әңгәмә узачак.
Әгәр сез Героибашкортостан.рф сайтында теркәлергә өлгермәгән булсагыз, моны хәзер үк эшләргә кирәк. Сезнең тәҗрибәгез, белемегез, энергиягез, иң яхшы сыйфатларыгыз республика һәм илгә бик кирәк!
Әйдәгез бергәләп Ватаныбыз файдасына эшлик! Барыгызга да уңышлар!