2023 елда сайлап алынган шифаханәләрдә 1700гә якын СВО катнашучысы дәвалану курсы узган, ә былтыр ике тапкыр күбрәк – 3,5 меңгә якын катнашучы. Быел дәвалану курсын 1 242 кеше тәмамлаган да инде.
- Иң мөһим моментка аеруча игътибар итәсем килә: СВО катнашучылары арасыннан ял итүчеләр шифаханә-курорт картасын алдан түгел, ә турыдан-туры урында - сайланган шифаханәдә рәсмиләштерә ала. Мондый хезмәтне «Карагай», «Йоматау», «Березка», «Здравница Зауралья» шифаханәләре күрсәтә, – дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская.
Мөрәҗәгатьләр санын анализлау күрсәткәнчә, «Ассы», «Янгантау», «Яктыкүл» һәм «Красноусол» шифаханәләренә ихтыяҗ зур.
Башкортстанда яшәүче һәм махсус хәрби операциядә катнашучы Русия Федерациясе гражданнары, шулай ук аларның гаилә әгъзалары өчен түбәндәге шифаханә-курорт дәвалавы алу мөмкинлекләре бар:
- шифаханәдә бер тапкыр ял итү;
- шифаханәдә дәвалану чорын туганнары белән тигез өлешләргә бүлү;
- шифаханә-курортта дәвалануга үз хокукыңны якын туганнарыңның берәрсенә тапшыру.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте