Бригададагы егетләр беренче көннән үк аның белән шулай исәнләшә башлый. Алар барысы да – Луганск шәһәре, аның янындагы авыллардан җыелган украиннар, үз Ватаннарын нацистлардан азат итү өчен алыша. Ерак Башкортстаннан килгән Ринатны алар башта ук милләте буенча истә калдыра, шуңа аның позывное “Татарин” булып китә.
Ринат Мәчетле районының Мөслим авылында туып-үскән. Яше җиткәч, армиягә чакырылган һәм 1994-96 елларда Чечняда мотоукчылар батальонында снайпер булып хезмәт иткән.
Язмыш аны Кушнаренко районының Илморза авылында яшәүче Римма белән очраштыргач, ул бу якларда төпләнеп калган.
– Китап укырга яратам мин, авыл китапханәсенә баргач, Римманы очраттым, ул анда китапханәче булып эшли иде. Күзләренә карадым да, нигәдер: “Миңа лирик шигырьләр җыентыгы бирегез”, – дидем. Шуннан башланды да инде безнең “лирика”, – дип искә ала Ринат.
Җәмәгате – “Кызыл таң” гәзитенең дә күптәнге тугры дусты, безнең социаль челтәрләрдә дә актив, гомумән, алар ире белән актив тормыш алып бара, җәмәгать эшләрендә катнаша.
Ә ил өстенә сынау килгәч, Ринат үзе теләп яуга китә. Бүген ул Луганск өлкәсендә артиллерия дивизиясендә хезмәт итә, гвардия сержанты, “Батырлык” ордены, Генерал Шәйморатов медале белән бүләкләнгән. Ул күп тапкырлар сугышчан иптәшләрен үлемнән коткарган, яу кырыннан алып чыккан, кызганычка каршы, кайберләренең үле гәүдәләрен дә. Әмма сугыш шартларында анысы да бик мөһим, кемдер үзенең газизен җир куенына йоласына туры китереп салачак дигән сүз бит бу.
Ринат бернәрсәгә дә зарланмый.
– Яшәү шартлары, ашату яхшы оештырылган, без бернигә дә мохтаҗ түгел. Кыска вакытлы яллар биреп торалар, Уфа – Луганск автобусы йөри. Өйдә сагынып көтәләр, бу да рухи көч бирә, – ди ул.
Иң мөһиме – гвардия сержанты безгә тиздән җиңү белән әйләнеп кайтырга вәгъдә бирде. Без аңа ышанабыз һәм көтеп калабыз!