Башкортстанда республика Башлыгы Радий Хәбиров күрсәтмәсе буенча инвалидлык белән махсус операциядә катнашучыларны комплекслы тернәкләндерү үзәге булдырылды.
Үзәк эше Уфадагы «Зеленая роща» шифаханәсе базасында оештырылачак. Төбәк Хөкүмәтенә тематик чаралар планын эшләү һәм раслау йөкләнгән.
"Сугышчыларны һәм аларның туганнары турында кайгырту - безнең өчен иң мөһиме. Бүген 40тан артык төбәк ярдәме чарасы гамәлгә ашырыла. Узган ел бу максатларга республика бюджетыннан 13,5 миллард сумга якын акча җибәрелде. Башкортстан - тернәкләндерү эшен оештыру буенча лидерларның берсе. Узган ел безнең 15 шифаханәдә 3,5 меңгә якын СВО катнашучысы сәламәтлекләрен тергезде, аларның гаилә әгъзалары белән бергә - 5 меңнән артык кеше", - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Фото: bashinform.ru