Стәрлебаш районы волонтерлары Запорожье һәм Херсон өлкәләре, Донецк Халык Республикасындагы хәрбиләргә гуманитар йөк алып килгән.
Сугышчылар стәрлебашлылар җыйган маскировка челтәрләре, азык-төлек продуктлары, эш кораллары һәм башка әйберләр, шулай ук туганнарыннан шәхси посылкалар алды.
«Бу сәфәргә куелган максатлар үтәлде, волонтерлар безнең егетләр белән шәхсән очрашты һәм аларга матди ярдәм генә түгел, аларны өйләрендә җиңү белән көтүчеләрнең рәхмәт сүзләрен дә җиткерделәр», — дип язды Рөстәм Рахмангулов социаль челтәрләрдә.
Фото: vk.com/rakhmangulov_rk