Әйтергә кирәк, кадрлар проектында катнашу өчен ике меңнән артык кеше теркәлгән.
Сынау 8 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Аннары проектта катнашучыларга әңгәмә узарга туры киләчәк. Ул 14 апрельдән 12 майга кадәр узачак.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров игълан иткән «Башкортстан геройлары» республика программасы 2025 елның 24 февралендә старт алды.
Ул «Геройлар вакыты»федераль программасының дәвамы булачак. Аның максаты - СВО катнашучылары арасыннан идарәчеләрнең яңа буынын әзерләү.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.