- Мин - батальон командирыннан соң икенче кеше. Бездә 18 орудие, шәхси составтан алты йөздән артык кеше — арада мобилизацияләнгәннәр дә, контрактчылар да бар. Хәзер контрактчылар саны арта. Бездә, нигездә, Башкортстан һәм Саратов өлкәсе вәкилләре, яшьләре — уртача 35-40 яшь.
Безнең бурыч - дошманның алга китүенә юл куймау, аның танкларын, бронемашиналарын, пехотасын юк итү. Без һәрвакыт бер-беребезгә терәк, ярдәмгә килергә әзер торабыз. Шулай иткәндә генә яхшы хезмәт итеп була, — дип уртаклаша Дмитрий Мальцев.
Майор Дмитрий Мальцев беренче һәм икенче дәрәҗәдәге «Хәрби батырлык өчен», Суворов, Шәйморатов медальләре белән бүләкләнгән.
Бу хакта Салават шәһәренең "Выбор" гәзите хәбәр итә.
Фото: ВК