+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
8 апрель 2025, 05:30

“Үлемнәрне җиңеп кайттым мин!”

Могҗиза белән исән калган яугир киләчәккә зур өметләр баглап яшиЙөрәкне тетрәтүче “сугыш” дигән төшенчә үз эченә күп нәрсәне сыйдыра: ул алгы сызыкта дошман белән көрәшү дә, утлы җәһәннәм аша үтеп, яраланган язмышларын йөрәкләренә кысып, алга таба яшәргә көч тапкан кешеләрнең тарихлары да. Бүгенге әңгәмәдәшем — үлемнәрне җиңеп кайткан шәхесләрнең берсе.Илнур Тимербаевка 37 яшь. Ул Дүртөйле шәһәрендә гомер кичерә. Махсус хәрби операция башлангач, мобилизация кысаларында фронтка китә.

“Үлемнәрне җиңеп кайттым мин!”“Үлемнәрне җиңеп кайттым мин!”
“Үлемнәрне җиңеп кайттым мин!”
– Илнур, сугыш темасына күчкәнче үзең белән якыннанрак таныштырып үт әле.
– Мин 1987 елда Дүртөйледә дөньяга килгәнмен. Гаиләдә ике бала үстек, апам Алина барлык башлангычларымда, укуымда һәрчак ярдәмчем булды. Кояшлы, бәхетле балачагым өчен әтием-әниемә ихлас рәхмәтлемен. Алар безне җил-яңгыр тидермичә, дөрес тәрбия биреп, эшкә өйрәтеп үстерде.
Дүртөйле шәһәренең 3нче гимназиясенең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач, нефть колледжына укырга кердем, “Нефть һәм газ яткылыкларын эшкәртү һәм файдалану” белгечлеген үзләштердем. Аннан соң ел ярым армия сафларында хезмәт иттем. Грузия-Көньяк Осетия конфликтын җайга салуда катнашырга туры килде.
– Синең яхшы солдат булганыңны беләбез, әти-әниеңә командирларыңнан Рәхмәт хатлары килү шул хакта сөйли.
– Кечкенәдән ватанпәрвәрлек рухында үскән егет бит мин! Әтинең: “Улым, нинди генә авыр вакытларда да кешелек дәрәҗәңне төшермә, рухың нык булсын”, – дигән сүзләре — тормыш девизым, дисәм һич арттыру булмас.
Солдат хезмәтеннән кайткач, туган шәһәремдә нефтьчеләрнең технологик транспорт идарәсенә водитель булып эшкә урнаштым. Югары белемгә ия буласым килеп, читтән торып Әлмәт нефть институтына укырга кердем. Аны уңышлы тәмамлап, инженер һөнәренә ия булдым. Мине, дипломлы яшь белгечне, “Чакмагышнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсенең катлам басымын тоту цехына эшкә алдылар. Арытаба инде идарәнең үзенә чакырдылар.
Эшемне бик яраттым, рәхәтләнеп, мөкиббән китеп башкардым. Берничә елдан бер бүлмәле фатир да алдым.
Шулай матур гына яшәп ятканда махсус хәрби операция башланды. 2022 елның сентябрендә илебездә өлешчә мобилизация игълан ителде. Миңа 25 сентябрьдә повестка китерделәр, ә икенче көнне тантаналы рәвештә озаттылар да. Ул көн бүген дә күз алдымда.
Безне, мобилизацияләнгәннәрне, озатырга халык дәррәү килде. Бу яше-картының Ватаныбыз өлешенә төшкән зур сынау каршында берләшүенең билгесе иде. Бу озату саубуллашу гына түгел, ә җәмгыятьнең безгә, фронтка китүчеләргә күрсәткән зур ышанычы да булды. Хушлашу бик дулкынландыргыч үтте: үгет-нәсыйхәт сүзләре яңгырады, күз яшьләре түгелде, күпләр безне илһамландыру өчен чәчәкләр, флаглар, ак яулыклы апалар өй ризыклары күтәреп килгән иде. Район хакимияте вәкилләре, руханилар һәм җәмәгать эшлеклеләре чыгыш ясады, ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган җырлар яңгырады. Һәркайсыбыз фронтка йөрәгебездә туган йортыбыз җылысын, якыннарыбызның изге теләкләрен, догаларын алып киттек. Бераз алга китеп әйтим әле: нәкъ менә шушы кыйммәтләр мине үлемнәрдән саклагандыр да инде!
– Хәрби әзерлекне кайда үттең?
– Без, Башкортстан егетләре, Пенза шәһәрендәге полигонда ай ярым хәрби әзерлек уздык. Аннары фронтка озатылдык. Луганск Халык Республикасында дошманнарга каршы сугыштым. Элемтәче булдым. Яу кырында күргән фаҗигале хәлләр, коралдаш дусларымны югалтулар хакында сөйләргә бик яратмыйм, шунысын гына билгелисем килә: анда, снаряд һәм пулялар астында, тормышның, яшәешнең кадере бермә-бер арта, иң өметсез мәлләрдә күз алдына туган йортыңны, якыннарыңны китерү, алардан килгән җылы, сагынычлы хәбәрләрне кат-кат уку күңелгә якты ышаныч, тәнгә көч өсти.
– Кайчан яраландың?
– 2024 елның 3 гыйнварында. Бу көнне без машинада заданиедән кайтып бара идек. Машинабызга гранатометтан аттылар, алда утырган ике егет шунда ук һәлак булды, ә минем башым бик каты җәрәхәтләнде. Янымда утырган штаб начальнигы Юрий Горбачев мине үз иңнәрендә ут эченнән алып чыккан. Ничек итсә иткән, 3-4 километр араны үтеп, санитарларга тапшырган. 5 гыйнварда инде мин Белгород шәһәр дәваханәсендә булганмын. Биредә баш сөягемне тулысынча ачып, ярчыкларны чүпләгәннәр, арытаба 9 гыйнварда авиация белән Санкт-Петербургтагы Киров исемендәге нейрохирургия клиникасына озатканнар. Мин бу вакыт эчендә гел һушсыз булганмын.
Санкт-Петербург клиникасында баш сөягемне тагын ачып, сөяк чәрдәкләреннән тазартканнар. Биредә хезмәт салучы ак халатлы фәрештә
ләр – чын-чынлап могҗиза тудыручылар, алар бер мине генә түгел, бик күп солдатларыбызны үлем тырнагыннан тартып алып, яңадан тормышка кайтаручы. Карап торуга япь-яшь кенә нейрохирурглар — кызлар, егетләр эшли анда! Һөнәрләренә мөкиббәнлекләренә таң калырлык: ал-ял белмичә, көнне төнгә ялгап эшлиләр.
– Беренче тапкыр һушыңа килүеңне ничек хәтерлисең?
– Бу көнне мине волонтерлар аша эзләп табып, Санкт-Петербургка апам Алина килгән. Ул палатага килеп кергәч, мин беренче тапкыр күзләремне ачканмын. Бу мизгелне инде хәтерлим. Апамны күргәч тә таныдым! Соңыннан Алина сөйләвенчә, мин ул кергәндә күзләремне йомып ятканмын, ә кулымдагы телефоным экранында зур итеп “әни” дип язылган булган. Апамның күзләренә мең төрле кичереш берьюлы сыйган иде: исән булуыма сөенеч тә, авыр җәрәхәтләремне күреп көенү дә, киләчәккә якты өметләр дә.
– Мин сине иң беренче тапкыр үткән елның августында музейда безнең “Кызыл таң” гәзите махсус хәрби операция яугирләре белән оештырган очрашуда күргән идем. Анда башыңа фуражка киеп йөрсәң дә, баш сөягеңнең бик каты яньчелеп, эчкә кереп торуы әллә каян күзгә ташлана иде. Ә хәзер, күрүемчә, барысы да тәртиптә!
– Әйе. Мин бит узган елның октябрендә янә операциягә барып кайттым. Баш сөягенең җәрәхәт аркасында чәрдәкләнеп беткән ягына титан пластина куйдылар. Хәзер сау-сәламәт кешеләрдән аерып та булмый мине!
– Синең өчен бик шатбыз, Илнур! Бүген, белүебезчә, эшләп тә йөрисең, шулай бит?
– Әйе, “Башнефть-Добыча” оешмасының инженер-технологик идарә үзәгендә баш белгечмен. Коллектив яхшы, хезмәттәшләрем ачык йөзле, ярдәмчел. Эшемне яратып башкарам. Җитәкчебез Фоат Хәсәнов, профсоюз оешмасы лидеры Таһир Якупов, баш инженер Рөстәм Ибраһимовка аеруча рәхмәтлемен. Алар һәрдаим хәлемне белешеп кенә тора.
– Тыныч тормышка яңадан өйрәнеп китү ничек булды соң?
– Мөмкинлегем булса, мин коралдаш дусларым янына янә китәр идем. Алар әле Курск өлкәсендә. Уйларым белән мин алардан аерылганым юк. Әмма физик халәтемә табиблар “хәрби хезмәткә яраксыз” дигән мөһер сукты. Фронттагы иптәшләрем белән элемтәдә яшим. Ихтыяҗларын белеп, гуманитар ярдәм җыюда катнашам. Мине үлем упкыныннан үз иңнәрендә алып чыккан Юрий Сергеевич белән язышып торам, ул әле дә ут эчендә.
– Сиңа бик күп сынаулар кичерергә туры килгән. Шулкадәр авыр җәрәхәттән соң исән калуың — үзе бер могҗиза. Үзеңне бәхетлеләр исәбенә кертәсезме?
– Әлбәттә, бәхетле кешемен. Якты кояшны күрәм, аяк-кулларым исән-сау, зиһенем якты, әти-әнием, туганнарым, менә дигән хезмәттәшләрем бар! Авыр операцияләр, тернәкләнү айлары, очсыз-кырыйсыз процедуралар, авыртынулар, сызланулар — болар барысы да начар төш сыман артта калды. Бүген һәр таңга сөенәм, табигатьнең һәр мизгелен бала чактагы кебек яратам. Кышын чаңгыга бастым, җәйгелеккә велосипед алырмын дип торам. Авыр физик эшләр ярамый, ди табиблар, хезмәтем компьютер артында. Организм тонуста булсын өчен күбрәк җәяү йөрергә тырышам. Машина алдым, руль артында да йөрим. Зарланырга сәбәп юк!
– Киләчәккә нинди планнар корасың?
– Мин бит әле өйләнмәгән. Тиң ярымны табып, матур гаилә корасым, балалар үстерәсем килә. Тагын бер хыялым бар: тизрәк сугыш бетеп, исәнлектә-саулыкта коралдаш дусларым белән очрашасым, күңелләр булганчы бер сөйләшеп утырасым килә.
– Фәһемле әңгәмә өчен зур рәхмәт сиңа, Илнур! Якты хыялларың тормышка ашсын! Сәламәт, бәхетле бул!

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе Миләүшә Латыйпова әңгәмәләште.
Дүртөйле районы.

Автор фотосы. 
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас