+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
8 апрель 2025, 06:35

СВО яугирләренең гаилә әгъзалары һәрвакыт игътибар үзәгендә

"Ватанны саклаучылар" фондының Башкортстандагы филиалында "СВОя семейная гостиная" клубында 800дән артык очрашу узды.

СВО яугирләренең гаилә әгъзалары һәрвакыт игътибар үзәгендәСВО яугирләренең гаилә әгъзалары һәрвакыт игътибар үзәгендә
СВО яугирләренең гаилә әгъзалары һәрвакыт игътибар үзәгендә
"СВОя семейная гостиная" – якыннары махсус операция кысаларында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган кешеләр өчен оештырылган махсус клуб. Әлеге проектны “Ватанны саклаучылар” фондының Башкортстан филиалы һәм Башкортстан хатын-кызлары җәмгыятенең республика иҗтимагый оешмасы башлап җибәрделәр.

Узган елның маенда "СВОя семейная гостиная" проекты Башкортстан Башлыгы Грантлары фонды ярдәмен алды, ә июльдән проектны тулысынча гамәлгә ашыру башланды. СВО барышында якыннарын югалткан кешеләргә психологик ярдәм күрсәтү максатыннан 800дән артык очрашу үткәрелде.

- "СВОя семейная гостиная" чаралары кысаларында мин СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына психологик ярдәм күрсәтәм, махсус тренинглар үткәрәм, - диде республика Клиник психотерапия үзәгенең медицина психологы Наталья Ассонова.

Шулак ук, чаралар кысаларында хәрбиләрнең туганнары өчен экскурсияләр, белем бирү һәм концерт чаралары оештырыла. Очрашулар вакытында СВОда катнашучыларның туганнарына һәм волонтерларга рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырыла.

Шуны да билгеләргә кирәк: "СВОя семейная гостиная" чаралары республиканың барлык районнарында һәм шәһәрләрендә үткәрелә.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас