+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
9 апрель 2025, 09:30

"Анда көчле рухлы кешеләр яши"

Куергазы районыннан «Күмер» позывнойлы яугир 2024 елдан СВО зонасында.

"Анда көчле рухлы кешеләр яши""Анда көчле рухлы кешеләр яши"
"Анда көчле рухлы кешеләр яши"
Ул контракт имзалаганнан соң хәрби хәрәкәтләр зонасына юнәлгән. БПЛА операторы булып хезмәт итә.

Сугышчы турында Куергазы районы хакимиятендә сөйләделәр. Махсус хәрби операция тәмамланганнан соң якташыбыз киләчәктә дә Русиянең яңа төбәкләренә, аерым алганда, Донбасска ярдәм итәргә ниятли.

Ул Донецк һәм Луганск халкына кичерергә туры килгән газаплар өчен хәсрәтләнүен белдерде. Егет узган елның җәендә Донбасста командировкада булган һәм аларның проблемаларына, кайгыларына битараф кала алмаган, үз күзләре белән җимереклекләрне күргән. Шуннан соң контрактка кул куярга карар кылган. "Күмер" анда көчле рухлы кешеләр яши, дигән фикердә һәм киләчәктә дә аларга ярдәм итәргә ниятли.

Башкортстанда теләүчеләр Ватанны саклаучыларга кушыла һәм Оборона министрлыгы белән контракт төзи ала. Контракт төзүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 2 млн сумга кадәр арттырылды. Барлык шартлар белән хәрби ведомствоның белешмә - 117, Ситуацион үзәк - 122 яки (347) 218-19-19 номерлары буенча, шулай ук «Минем документлар» офисларында танышырга мөмкин. Сайлап алу пунктының номеры - (347) 248-29-31.

Контракт шартлары һәм хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чаралары турында барлык кирәкле мәгълүмат шулай ук башбат.рф сайтында, телеграммның чат-ботларында бар.

Фото: Куергазы районы хакимияте сайты

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас