+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
10 апрель 2025, 05:30

"Башкортстан Геройлары" программасында катнашучылар тест үтте

8 апрельдә «Башкортстан Геройлары» программасының икенче этабы тәмамланды, аннары элек теркәлүгә гариза биргән катнашучылар тест узды.

"Башкортстан Геройлары" программасында катнашучылар тест үтте"Башкортстан Геройлары" программасында катнашучылар тест үтте
"Башкортстан Геройлары" программасында катнашучылар тест үтте
Хәзер аларның эшләре бәяләнә, дип сөйләделәр программаның Оештыру комитетында.

Киләсе этап, әңгәмә,14 апрельдә башлана һәм 12 майга кадәр дәвам итәчәк. Тестлаштыру кебек үк, әңгәмә дә онлайн-режимда узачак.

Исегезгә төшерәбез: СВО катнашучылары һәм ветераннары өчен «Башкортстан Геройлары» программасы
«Геройлар вакыты» федераль проектының дәвамы булып тора.

- «Башкортстан Геройлары» программасын без Владимир Владимирович Путин кушуы буенча булдырдык. Аның максаты - сугышчыларыбызны төбәкнең идарә командасында: дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында, республика предприятиеләрендә эшләү өчен әзерләү. Аларның бәяләп бетергесез тәҗрибәсе, шәхси сыйфатлары, Ватанга хезмәт итү теләге тыныч тормышта да кирәк. Бу егетләр - илебезнең таянычы, - дип белдерде элегрәк республика Башлыгы Радий Хәбиров.

«Башкортстан Геройлары» программасында катнашу өчен 2026 кеше гариза биргән.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас