- Бүген безнең якташларыбыз хәрби бурычларын намус белән үти, батырлык күрсәтә. Сезнең күбегез хәрби бурычыгызны үрнәкле итеп үтәгән өчен дәүләт бүләкләре белән билгеләнде. Башкортстанда яшәүчеләрнең барысыннан да сезгә рәхмәт белдерәсем килә. Алга таба да барлык бурычларны намус белән үтәрсез дип ышанам.
Без үз ягыбыздан сезгә һәрвакыт һәм тулы күләмдә ярдәм итәчәкбез. Берничә көн элек кенә 147нче гуманитар конвой җибәрелде. Агымдагы ел Русиядә - "Ватанны саклаучылар елы", Башкортстанда "Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы" дип игълан ителде. Димәк, бу юнәлештә эш көчәйтеләчәк, - дип мөрәҗәгать итте сугышчыларга Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов.
Мобилизацияләнгәннәр, иреклеләр, контрактчылар - барлыгы 60 ир-егет туган якларында ял иткәннән соң янә яуга китте. Аларның күбесе махсус операциянең беренче көннәреннән үк алгы сызыкта.
Фото: ufaved.info