Благовещен шәһәреннән махсус хәрби операциядә катнашучы «Леший» позывнойлы Вячеслав хәрби бурычын үтәгәндә батырлык күрсәткән. Бу хакта Благовещен районы хакимияте башлыгы Анна Карабанова хәбәр итә.
Узган елның декабрендә Вячеслав Донецк Халык Республикасында Украинка, Новооленовка, Пушкино торак пунктларын азат итүдә катнаша. Чираттагы заданиене үтәгәндә ул багги руле артында дошманның көчле уты астына эләгә. Хәрби хезмәткәр алгы сызыкка штурмовиклар төркемен, сугыш кирәк-яраклары, азык-төлек ташыган. Ул, миналанган урында оста маневрлар ясап, хәрби бурычын үтәгән.
Благовещен сугышчысының батырлыгы һәм һөнәри гамәлләре нәтиҗәсендә безнең көчләр ВСУның тугыз терәк пунктын яулап ала, җиде солдатны әсир итә һәм урман полосасын чистарта.
"Якташыбыз белән горурланабыз! Шундый ул тәрбияләгән ата-анасы алдында баш иябез», - дип язган Анна Карабанова социаль челтәрләрдә.
Фото: "Башинформ"