+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
13 Апреля 2025, 03:33

Тылдагыларның да тылы бар

Волонтерлар махсус хәрби операциядәгеләргә 2022 елдан бирле хәйрия ярдәме оештыра

Тылдагыларның да тылы барТылдагыларның да тылы бар
Тылдагыларның да тылы бар
Ә “Тегәбез һәм бәйлибез. Башкортстан” хәрәкәтенә кушылып китү ике җан дусның бер сөйләшүеннән башлана.

– Без ахирәтем белән декрет ялында да, аңа кадәр дә тегү белән шөгыльләнә идек, эшкә чыккач, тегү машиналарының эштән туктап торган чаклары ешайды, – дип сүз башлады әлеге хәрәкәтнең Уфадагы хәзерге җитәкчесе Гөлдәр Сибәгатуллина. – Махсус хәрби операция башлангач, фронттагы егетләргә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә дип, без аларны янә эшкә куштык. Хәзинәдә булган тегү материаллары да куллануга ярап куйды. Алар бетүгә без битараф булмаган кешеләргә мөрәҗәгать иттек. Шулай, акрынлап, безнең хәрәкәт үсә башлады.
 
Гөлдәр Зөфәр кызы “Русия авыл хуҗалыгы үзәге” федераль учреждениесенең Башкортстандагы филиалында җитештерү бүлеген җитәкли, ире Арсен Азат улы белән алар ул һәм кыз үстерә: Арсланга – 12, Аделиягә 10 яшь. Алар икесе дә мәктәптә укый, төрле түгәрәкләргә йөри, спорт белән шөгыльләнә. Бу мәшәкатьләр әти-әни җилкәсенә дә төшә, билгеле. Җаны кушкан эш өчен төнге сәгатьләр кала һәм Гөлдәр тегү машинасы артына утыра. Башлыклар, сноудлар, толстовкалар, медицина кирәк-яраклары... Шушы әйберләрдән башланган тегү-бәйләү эшләре нәтиҗәсендә хәзер инде кышын-җәен кирәкле утыздан артык төр кием һәм башка кирәк-яраклар җитештерелә. Шәһәр хакимияте ярдәме белән алар бина алуга ирешкән.
 
Шулай да биредә тегүчеләр, бәйләүчеләр өчен генә түгел, һәркемгә эш бар. Хәрәкәтнең төрле юнәлешен алып баручы 15 куратор эшли. Алар арасында иганәчеләр табу, фронттагы яугирләр белән элемтә урнаштыру, аларның ихтыяҗларын өйрәнеп, тормышка ашыру, посылкалар тутыру, аларны җибәрү юлларын эзләү, кирәк урынга илтеп тапшыру һәм башкалар, һәм башкалар...
Ә күптән түгел Гөлдәр белән Арсен Сибәгатуллиннар кирәк-яракларны Дондагы Ростов шәһәрендәге хәрби госпитальгә үз машиналарында илтеп тапшырган.
 
– Анда барганчы без госпиталь җитәкчелеге белән сөйләшеп, нәрсә кирәклеген алдан белештек, әлбәттә, – ди Гөлдәр Зөфәр кызы. – Егетләргә 50дән артык култык таягы, инвалид коляскалары, дезинфекция чаралары, медикаментлар, ясалма сулыш алу аппаратлары, яралы аякларга махсус тегелгән итекләр һәм башка әйберләр алып бардык. Хуҗалык кирәк-яраклары һәм башка әйберләр дә сораганнар иде, исемен атамауны үтенгән бер кешебез безгә машинасы белән китереп аударды. Гомумән, ярдәм итәргә теләүчеләр байтак булуы шатландыра.
Шунысы бар: бу хәрәкәткә кешеләр матди ярдәм өчен генә мөрәҗәгать итми, биредә эшләүчеләр хәбәрсез югалганнарны табарга да булыша, юлын күрсәтә, яу кырында башын салган батырларның якыннарына рухи терәк булуны да үз бурычлары дип саный.
 
– Илдә тынычлык урнашканчы без егетләр, аларның якыннары белән бергә булачакбыз, – ди Гөлдәр Сибәгатуллина. – Кайберәүләрнең битарафлыгы күңелне кыра кыруын. Статусларны карасаң, кем бәлеш пешерүе, кем салат ясавы белән мактана... Ә каршы йорттагы тәрәзәгә баласын яу кырыннан көтеп өзгәләнүче ана баккан. Яугирләргә кирәкле генераторларга, башка әйберләргә кинәт кенә хакларны күтәргән сәүдәгәрләрне дә аңлавы читен. Бу дөньяда бөтен нәрсә акча белән исәпләнә дип уйлыйлар микән? Ялгышалар. Миннән дә: “Көне-төне эшлисең, күпме акча аласың?” – дип сораучылар бар. Бер тиен дә алмыйм. Үзебез исән-саубыз, яшәргә йортыбыз, утырып йөрергә машиналарыбыз бар, балалар шатландырып тора – тагын ни кирәк?! Без штабта – көн саен эштән соң, шимбә исә иртәнге уннан кичке тугызга кадәр булабыз. Ирем мондый режим белән килешә, әмма “Якшәмбе өйдә бул”, дип кенә сорый. Тырышам инде, тик һәрвакыт алай булмый. Ул минем иң төп терәгем булып кала. Әнием дә безнең белән горурлана һәм догалары белән көч биреп тора. Менә шундый тылдагы тылым бар, шөкер.
 
Зур, кара, уйчан күзле япь-яшь бу чибәр ханым белән сөйләшкәндә аның тынычлыгына, үзе тотынган эшнең бөтен нечкәлекләрен белеп, җиренә җиткереп башкаруына таң каласың. Һәм... бераз уңайсыз да булып китә. Әйе, без дә кулдан килгәнне эшлибез, яугирләргә ярдәм оештырганда читтә калмыйбыз. Әмма Гөлдәр Зөфәр кызы һәм аның “Үзебезнекеләр өчен тегәбез һәм бәйлибез. Башкортстан” хәрәкәтендәге фикердәшләре кебек үк эшне башкара алабызмы? Русия һәм республиканың байтак төбәкләрендә бу хәрәкәт “Шьем для наших” дип атала. Аның төркемнәре “ВКонтакте”, “Телеграм” социаль челтәрләрендә теркәлгән. Алар аша элемтәгә чыгып, тегү эшенә тотынсак яисә тегүчеләргә 50 сум гына булса да акча күчерсәк, яу кырындагы бер егетне җылытып, аны саклап та кала алыр идек.
 
Әйткәндәй, Гөлдәр һәм Арсен Сибәгатуллиннар май бәйрәмнәрендә янә юлга әзерләнә. Бу юлы алар Дондагы Ростовтан арырак барырга исәп тота. Әйдәгез, аларны лаеклы итеп озатып калыйк, җәмәгать! Элемтә өчен Гөлдәр Зөфәр кызының телефон һәм ватсапп номеры: 8-937-495-49-52.

Резида ВӘЛИТОВА.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас