+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
14 апрель 2025, 06:01

“Крокодил” яуда сынатмый!

Башкортстан шәһәре мэрының улы хәрби хезмәте турында сөйләгән.  

“Крокодил” яуда сынатмый!“Крокодил” яуда сынатмый!
“Крокодил” яуда сынатмый!

Баймактан махсус хәрби операциядә катнашучы “Крокодил" позывнойлы яугир фронттагы хезмәте турында сөйләгән. Фронтта хәрби хезмәткәр белән «Башкортостан» телевидение студиясенең оператив контент редакциясе мөхәррире, хәрби корреспондент Ильяс Батыргәрәев очрашкан.

Хәрби хезмәткәр сүзләренчә, сугышчылар куелган хәрби бурычларны лаеклы үти. "Яхшы хезмәт итәбез. Һәрвакыт яңа күнекмәләр алабыз. Бер урында гына тормыйбыз. Коралларның яңа төрләрен үзләштерәбез. Алга барабыз«, - ди “Крокодил".

Билгеле булуынча, Азамат — Баймак хакимияте башлыгы Радмир Исәнбаевның өлкән улы. Ул фронтка 2022 елның көзендә өлешчә мобилизация кысаларында киткән.

Радмир Исәнбаев улын алгы сызыкка озаткан көнне “Башинформ"га сөйләгәнчә, Азамат гаилә советында шунда ук Ватанны сакларга әзер булуын белдергән.

"Әгәр без, җитәкчеләр, балаларыбызны яшерсәк, соңыннан кешеләрнең күзләренә ничек карарга? Һәм башка ата-аналардан аларның уллары ил мәнфәгатьләрен яклауга бассыннар дип ничек сорарга? Әйе, үз балаң өчен борчылу бар. Әмма аңлыйбыз, бездән башка беркем дә безнең азатлыкны якламаячак", - ди Радмир Исәнбаев.

Фото: “https://news.mail.ru/”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас