+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
15 апрель 2025, 09:05

Туган як көчле итә

Аскын районының Әмир авылыннан СВОда катнашучы Риза Насртдиновның изге гамәлләре сокландыра

Туган як көчле итәТуган як көчле итә
Туган як көчле итә

Кашка урта мәктәбе сыйныф бүлмәләренең берсендә игътибарны ерактан үзенә тартып торучы: “Кабинет 2020 елда мәктәпне тәмамлаган, махсус хәрби операциядә катнашучы Риза Фларис улы Насртдиновның иганә ярдәменә мебель белән җиһазландырылды” дигән язу урнаштырылган. Бу тыйнак юллар чыгарылыш сыйныф укучысы, Әмир авылында туып-үскән Риза Насртдиновның юмарт йөрәге һәм изге гамәле турында сөйли.

Риза Насртдинов Аскын районының Кашка авылы мәктәбендә 2нче сыйныфтан укый башлый. Биредә аның балачак, үсмер еллары үтә, ул белем үрләрен яулый, яңа дуслар таба.
– Риза Әмир авылында Люция һәм Фларис Насртдиновларның ишле гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә, – ди сыйныф җитәкчесе Данис Хәертдин улы. – Аны башлангыч сыйныфларда Рәфидә Кәлимуллина укытты, ә 5нчедән 11нче сыйныфка кадәр мин сыйныф җитәкчесе булдым. Мәктәптә укыган елларында ул үзен тырыш укучы, яхшы иптәш, акыллы, уңган бала итеп күрсәтте. Һәрвакыт вакыйгалар уртасында кайнады, сыйныфта, мәктәптә үткәрелгән чараларда актив катнашты. Яңа ел бәйрәмнәрендә мәктәптә, балалар бакчасында Кыш бабай ролен бик килештереп уйнавы хәтердә калган.
Мәктәпне тәмамлагач, Риза Башкортстан авыл хуҗалыгы һөнәрчелек колледжына укырга кереп, электрик белгечлегенә ия була. Укуын тәмамлаган егет туган авылына кайта, Аскын авылы подстанциясенә эшкә керә. Аннары, Ватан алдындагы изге бурычын намус белән үтәп, әти-әнисенең, туганнарының, авылдашларының горурлыгы булып, туган якларына кайта. Армиядән кайткач, Зубов предприятиесендә юл төзүдә эшли – каток машинисты булып хезмәт сала.
2024 елның июнендә Риза Русиянең Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына юллана.
– Мөмкинлек булганда, ул миңа шалтырата һәм рәхәтләнеп сөйләшәбез, – дип дәвам итә Данис Хәертдин улы. – Сөйләшүләрнең берсендә Риза үзе белем алган сыйныфка яңа мебель: парталар, утыргычлар, укытучы өстәле һәм утыргычы алып бирергә теләге барлыгын әйтте. Акча күчерде һәм без мәктәп директоры Азат Фәйзуллин белән бу җиһазларга заказ бирдек.
Күп тә үтми, яңа мебель мәктәпкә кайтарып урнаштырыла. Бүген якты һәм яңартылган кабинетта 9нчы сыйныф укучылары – барлыгы 15 бала белем ала. Алар арасында Ризаның энесе Илназ да бар.
– Яңа мебель балаларга зур бүләк булды, бик куандылар. Моңа кадәр алар 1985 елдан хезмәт иткән парталар артына утырып укы-
ды, – ди Данис Хәертдин улы.
Ә Ризаның сеңлесе Зөлхизә 5нче сыйныфта белем ала. Энесе Ильяс, сеңлесе Гөлназ Уфада колледжда укыйлар. Кызганычка каршы, үткән ел Насртдиновлар гаиләсенә зур кайгы алып килә – каты авырудан соң әтиләре бакыйлыкка күчә. Аннан алдарак, армиядән хезмәт итеп кайтканнан соң, бәләкәй улы белән хатынын калдырып, Фидан абыйсы мәрхүм була. Хәзер балаларны тәрбияләү, укыту әниләре иңнәренә төшә. Ул мәктәптә техник хезмәткәр булып эшли. Аңа күпме көч, тырышлык һәм түземлек салырга туры килә. Тәрбияле, акыллы, тырыш балалар үстергән өчен Люция Назыйф кызына рәхмәтебез чиксез.
Башлангыч сыйныфлар укытучысы Рәфидә Кәлимуллина Ризалар сыйныфында барлыгы 20 бала: 15 малай һәм биш кыз белем алуын әйтә. Риза бик тырыш, әдәпле, тәрбияле, киң күңелле, ярдәмчел бала була.
– Ул мине әнисе кебек якын күрде. Сыйныфта, мәктәптә нинди чара үткәрсәк тә, беренче ярдәмчем булды. Тормыш, яшәеш турында фикер йөртергә яратты. Акыллы, төпле фикерләре белән таң калдыра иде. Төскә-башка чибәр егет. Шундый укучым булуы белән чиксез горурланам. Авыр хезмәтендә уңышлар, исән-сау булып, Җиңү белән кайтуын телим, – ди Рәфидә Махиян кызы.
Үз теләге белән контракт төзеп, ил иминлеге сагына баскан Риза Фларис улы беренче тапкыр алган акчасына “Мин Әмирне яратам” арт-объекты эшләтергә заказ бирә. Хыялын тормышка ашыруны Эдуард Тимергалинга ышанып тапшыра.
– Арт-объект эшләү үтенече белән Риза Фларис улы миңа шалтыратты, – ди Эдуард Җәмил улы. – Проектын җибәрде, һәм без һәр детале турында фикер алыштык. Проект — искиткеч! Күпме йөреп, мондыйны очратканым булмады. Риза һәр деталенә төгәл һәм җентекле карады. Гадәттә, мондый арт-объектларда йөрәк һәрчак кызыл төстә, ә аныкында – республикабыз флагы төсендә. “Туган республикабыз флагы һәркемнең йөрәгендә булырга тиеш”, диде ул. Һәм аның белән аралашканда, бу аның өчен сүз генә түгел, ә намус эше икәнлегенә инандым. Арт-объект әзер инде, кар эрегәч, аны урнаштырачакбыз. Караңгы вакытта объект киңлекне яктыртудан тыш, авылдашларга һәм кунакларга шатлык, күтәренке кәеф һәм горурлык бүләк итсен өчен Риза неонлы, алтынсу яктырткыч эшләүне сорады.
“Безнең иң зур байлыгыбыз – туган җиребез. Ул мирасыбыз, тарихыбыз, мәдәниятебез. Ул безне формалаштыра һәм киләчәгебезне билгели. Туган җиргә сөю – буыннарны бәйли, әтиләрдән – улларга, әниләрдән кызларга күчә. Мин җиде буынга кадәр шәҗәрәмне беләм. Ата-бабаларым Әмир авылында яшәгән һәм туган авылы мәнфәгатьләрендә хезмәт салган. Бу әтиемнең дә васыяте. У миңа бәләкәй чагымда: “Улым, туган җиреңнең улы бул, гаиләңне, туганнарыңны сакла”, – ди торган иде. Һәркайсыбыз йөрәгендә туган ягының бер кисәген йөртә. Нәкъ шул безне көчле итә, иртәгәсе көнгә өмет һәм ышаныч бирә”, – дип язды миңа Риза кыска, әмма
мәгънәле итеп.
Бу сүзләрдән соң башкалары артык тоела...

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас