+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
16 апрель 2025, 14:30

СВО темасы мәдәнияттә дә яктыртылырга тиеш!

Башкортстан Республикасы мәдәният министры Әминә Шәфыйкова 2025 елгы әдәби, музыкаль әсәрләр, шулай ук хәрби-патриотик тематикадагы сынлы сәнгать әсәрләре конкурсында җиңүчеләр һәм лауреатлар белән очрашты.

СВО темасы мәдәнияттә дә яктыртылырга тиеш!СВО темасы мәдәнияттә дә яктыртылырга тиеш!
СВО темасы мәдәнияттә дә яктыртылырга тиеш!


Әминә Шәфыйкова СВО чорында Мәдәният министрлыгының тәрбияви эшенең мөһимлеген ассызыклады.

- Дистә еллар узгач, күпләр махсус хәрби операция вакыйгаларын нәкъ менә сезнең әсәрләрегез, фильмнарыгыз, картиналарыгыз буенча өйрәнер дип уйлыйм. Һәм бүгенге җаваплылык бик зур, шуңа күрә бу юнәлештә бик күп эшләргә, мөмкин булганча яшьләр белән аралашырга кирәк. Хәзер моңа зур игътибар бирелә, - диде Әминә Шәфыйкова. - Киләчәк буыннар без сезнең белән шаһит булган вакыйгалар турында бөтен дөреслекне белсен өчен тагын нәрсә эшләргә мөмкин? Радий Фәрит улы СВО башыннан ук диярлек анда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү турында боерык кабул итте. Ярдәм беренче көннәрдән үк күрсәтелде, шул исәптән мәдәният өлкәсендә дә.

Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Газизов үз чыгышында киңкүләм мәгълүмат чараларында СВО темасын яктырту хакында сөйләп узды. Композиторлар берлеге әгъзасы, Башкортстанның халык артисты, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нур Даутов СВО чорында Берлекнең эшчәнлеге, "Геройлар вакыты" дип аталган патриотик җыр конкурсы турында сөйләде һәм үзенең тәкъдимнәрен дә җиткерде. СВО геройларының батырлыгын мәңгеләштерүдә монументаль сәнгатьнең әһәмияте турында рәссам, график, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган рәссамы Рафаэль Кадыйров сөйләде.
Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов Берлекнең СВО чорындагы эшчәнлеге, шушы темага багышлап чыгарылган китаплар хакында сөйләде.

Шулай ук, конкурста җиңү яулаучылар да чыгыш ясап, СВО темасын яктырту, әсәрләр иҗат итү, ватанпәрвәрлек темасына конкурсларның тагын да күбрәк кирәклеген ассызыклады.

Әлеге конкурста "Интеллигент" хикәясе белән лауреат булган Миләүшә Каһарманова: "Конкурста катнашкан хикәямне 2023 елда махсус хәрби операция зонасына барып кайткач яздым. Әйтергә кирәк, бүген әдәбиятыбызда Бөек Ватан сугышындагы кебек халыкны үзенә җәлеп итәрдәй СВО героеның образы юк. Мин шул образны эзләп бардым һәм, әйтергә кирәк, таптым дип әйтә алам", - диде.

Чарада «Таврида.Арт» нәшрияты чыгарган махсус басма — "Искусство настоящего времени" альбомын тәкъдир итү булды.

- Бу - СВОга багышланган махсус басма. Ул төпләнмәгән, чөнки тагын өстәләчәк. Һәм бергәләп шундый ук басманы әзерләргә тәкъдим бар. Анда фотосурәтләр дә, картиналар да, очерклар да бар: Башкортстан мәдәнияте эшлеклеләре бу фронтта ничек хезмәт иткән, шул хакта булачак, — диде Әминә Шәфыйкова.

Фото: Зөһрә Исламова


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас