Совет утырышында Идел буе федераль округы төбәкләре мисалында СВО катнашучыларына күппрофильле ярдәм күрсәтү һәм Фондның сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
“Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды рәисе Анна Цивилёва сүзләренчә, ике ел эшләү дәвамында ведомство СВО ветераннарына һәм аларның якыннарына ярдәм итүнең комплекслы системасын төзегән, үз вәкаләтләрен сизелерлек киңәйткән.
- Безнең күп кенә казанышларыбыз Фондның Попечительләр советы эше нәтиҗәсендә мөмкин булды, ул кайбер башлангычларны раслады, шул исәптән торак урыннарны реабилитацияләү һәм адаптацияләүнең техник чаралары исемлеген киңәйтүне дә. Бүгенге утырышта Попечительләр советы әлеге исемлеккә хәзер Фонд инвалид ветераннарга бирә алачак адаптив киемнәрне кертүне раслады. Исегезгә төшерәм, мондый йөкләмәне Русия Президенты Владимир Путин бирде һәм без аны гамәлгә ашыру өстендә актив эшлибез, – дип ассызыклады Анна Цивилева.
Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров билгеләп үткәнчә, махсус операция ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтү мәсьәләләре хакимиятнең төбәк органнары игътибарында тора. Ул Фондның Идел буе федераль округындагы филиаллары эшен югары бәяләде.
- «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиаллары ачылганнан бирле Идел буе федераль округында 200 меңнән артык граждан кабул ителде, 450 меңгә якын мөрәҗәгать каралды. Аларның күпчелеге социаль һәм юридик ярдәмгә кагылды. Ветераннарны дәүләт идарәсе системасына актив җәлеп итү дәвам итә. Дәүләт фонды СВО катнашучылары өчен төбәк кадрлар программаларын гамәлгә ашыруга җәлеп ителде. Округта анда катнашу өчен 11 мең кеше гариза биргән, ветераннарның бер өлеше тест узып, Фонд филиаллары базасында консультацияләр алды, - дип аңлатты Игорь Комаров.
Ә Гөлнур Колсарина төбәктә яугирләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча алып барылучы эшләр турында тулырак сөйләде. Уникаль эшләр арасында – «СВОя семейная гостиная» клубы, «Защитники Отечества» юридик десанты, «Сила земли» республика этномәдәни патриотик фестивале һәм башкалар.
- Башкортстанда махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү чараларының төрле яклы һәм комплекслы системасы булдырылды. Социаль координаторлар федераль һәм төбәк ярдәм чараларын гамәлгә ашыруда ярдәм итә. Без илебез мәнфәгатьләрен кыю яклаучыларга һәм аларны өйдә көтүчеләргә ярдәм итүнең мөһимлеген аңлыйбыз. Бер генә ветеран да һәм махсус операциядә катнашучының гаилә әгъзасы да игътибарсыз калмаячак. Безнең команда илебез Президенты һәм республикабыз куйган барлык бурычларны үти, - диде спикер.