+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
17 апрель 2025, 09:55

Чын көч — рухта һәм батырлыкта!

“Косми” “Батырлык өчен" медале белән бүләкләнде.

Чын көч — рухта һәм батырлыкта!Чын көч — рухта һәм батырлыкта!
Чын көч — рухта һәм батырлыкта!
Башкортстанның Әлшәй районында туып үскән кыз махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен II дәрәҗә «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Бу хакта муниципалитет башлыгы Наил Абелгузин социаль челтәрләрдәге үзенең битендә сөйләде.
"Бүген «Косми» позывнойлы иреклегә II дәрәҗә «Батырлык өчен»медален тапшырдым. Көчле холыклы бу кыз чын көчнең һәрвакытта да физик көчтә түгел, ә рухта һәм батырлыкта булуын исбатлады", — дип билгели район башлыгы.
“Косми" СВО зонасына хезмәткә 2023 елның гыйнварында киткән. Махсус хәрби операция башланганчы медколледжда укыган, республика ковид-госпиталендә эшләгән.
"Читтә кала алмадым һәм хәрби хезмәтне сайларга булдым. Алгы сызыкта төрле бурычлар үтәдем. Хәрбиләргә ярдәм итүче, гуманитар ярдәм җибәрүче кешеләргә зур рәхмәт, безнең өчен бу бик мөһим. Җиңү безнең якта булачак!”- ди "Косми".

Фото:Наиль Абелгузин, вк


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас