+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
18 апрель 2025, 09:05

Республикада СВО яугирләре гаиләләренә 40тан артык ярдәм чарасы эшли

«Сега» кушаматлы Салават сугышчысы ротаны сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итә.

Республикада СВО яугирләре гаиләләренә 40тан артык ярдәм чарасы эшлиРеспубликада СВО яугирләре гаиләләренә 40тан артык ярдәм чарасы эшли
Республикада СВО яугирләре гаиләләренә 40тан артык ярдәм чарасы эшли


«Сега»ны 2022 елның сентябрендә мобилизацияләгәннәр һәм Пензада кыска әзерлектән соң Луганск Халык Республикасына җибәргәннәр. Анда аны мотоукчылар полкының рота старшинасы итеп билгеләгәннәр, прапорщик званиесе бирелгән.

Әле "Сега" дәвалануда, гаиләсе янында. Бер ел элек яугирнең өченче улы туган, һәм аның сабыен бала тудыру йортыннан үзенә алу мөмкинлеге булган.

"Ә дәваланганнан соң яңадан үзебезнекеләр янына, алгы сызыкка китәчәкмен. Барыбер җиңү безнең якта булачак!" - ди "Сега" ышаныч белән.

Республикабызда СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләрендә һәрдаим ярдәм күрсәтелеп тора. Шул ук вакытта, яраланып дәваланучыларга да.
«Ватанны саклаучылар» фондының республика филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина әйтүенчә, ил җитәкчелеге тарафыннан СВОда катнашучыларга ярдәм итү буенча киң колачлы эш җәелдерелгән.

"Республикада фондның филиалы эшли башлаган көннән без сугышчыларга ярдәм итәбез. Гомумән алганда, Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү югары дәрәҗәдә оештырылган. Барлык гамәлләрне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үз контролендә тота. Аның көндәлегендә СВО һәрвакыт беренче урында тора. Бүген республикада 40тан артык ярдәм чарасы эшли. Без алар белән сугышчылар файдалана алсын өчен барысын да эшлибез", - ди Гөлнур Колсарина.

Фото: https://vk.com/sgvibor

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас