Динис Йосыпов үз социаль челтәрләрендә "Бардюр" махсус хәрби операция башыннан ук хезмәт итә, дип язды.
Ир-егетләр хәрби хезмәт, сугышчыларның кәефе, аларның көнкүреш шартлары һәм матди-техник тәэмин ителеше турында сөйләште, хәрби хезмәткәрләргә ярдәмнең төп чаралары турында фикер алышты.
“Яугир үзенең һәм хезмәттәшләре исеменнән бүгенге вәзгыятькә битараф булмаган халкыбызга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Волонтерларга җылы рәхмәт белдерде, якташларының битараф булмавы аларга рух ныклыгы һәм куелган максатларга ирешүдә какшамас ышаныч бирә, дип ассызыклады. Ныклы сәламәтлек, уңышлы хезмәт һәм җиңү белән тизрәк әйләнеп кайту телим. Батыр якташыбыз белән горурланабыз!” – дип язган Динис Йосыпов.
Фото: bashinform.ru