Архангель районыннан Рамилә Мидхәт кызының "Термит" позывнойлы өлкән улы- профессиональ хәрби, подполковник, 23 ел хезмәт иткән. Өч югары белем алган. Августта аңа 45 яшь булачак. "Учитель" позывнойлы икенче улы 2023 елда СВОга китә, әти-әнисенә: «аңлагыз, өйдә кала алмыйм», - ди. Югары категорияле укытучы, алты ел рәттән көрәш буенча Архангель районы чемпионы булган, мәктәптә физкультура укыткан, шуңа күрә үзенә шундый позывной да алган. Баянда, курайда бик шәп уйный, җырлый.
"Башкорт" позывнойлы өченче улына февральдә 36 яшь тулган, кече "Барсиг"ына 27 яшь, ул да 2022 елдан бирле СВОда. Балаларның барысы да гаиләле, олысының өч улының берсе Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның исемле стипендиясен ала. Рәмилә Мидхәт кызының тугыз оныгы бар.
Егетләр төрле юнәлешләрдә сугышчан бурычларын үти, фронтта күрешмиләр. Авдеевканы азат иткән өчен барысына да медальләр тапшырылган. "Барсик"ның алты бүләге бар, "Термит"ның 20дән артык, шул исәптән Шайморатов ордены.
Әтиләре Зиннур Зиннәт улының мәхәббәтен һәм кайгыртуын уллары балачактан ук тоеп үскән. Һәм аның гаиләсенә тугрылыгы алар өчен үрнәк булган, шулай үз гаиләләрен дә төзегәннәр. Әтиләренең әтисе дә алар өчен үрнәк: ул өч сугыш кичергән: фашистларны тар-мар иткән, фин һәм япон сугышларында катнашкан. Тыйнак кеше беркайчан да батырлыклары белән мактанмаган, - дип яза "Куергазы "гәзите.
"Ирем дә армиядә булган. Улларына Төркестандагы хезмәте турында сөйли иде. Зиннурга Сергей Бондарчукның «Они сражались за Родину» дигән атаклы кинокартинасында төшү бәхете тигән. Аны һәм берничә егетне командование хезмәттәге уңышлары өчен шул рәвешле бүләкләгән. Экрандагы Т-34 танкларының берсендә минем ирем. Малайлар әтиләренең фильмдагы танылган актерлар Шукшин, Тихонов, Бурков, Никулин белән ничек аралашуы турында сөйләгәннәрен яратып тыңлый иде. Алла бирса, улларым өйгә кайткач, өстәл янына утырырбыз да тагын сөйләшербез әле..." - ди ана.
фото" Куергазы" гәзите.