Русия Федераль нотариаль палатасы вәкилләре нотариатның социаль әһәмияткә ия юнәлешләре буенча башкарган эшләре, аерым алганда — СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм турында сөйләде. Шулай ук, узган елда үз көченә кергән законнар турында фикер алыштылар.
Нотариусларның яңа вәкаләтләре барлыкка килгән, яңа тариф системасы эшли башлаган.
- СВОның беренче көннәреннән үк Федераль нотариаль палата ташламалар бирү һәм ярдәм оештыру турында карар кабул итте. Башта бу качакларга ярдәм иде. Барлык ташламалар дәүләт бюджетыннан кайтарылмау шарты белән нотариатның үзе исәбенә бирелде, - диде Федераль нотариаль палата президенты Константин Корсик.
Аннары нотариат мобилизацияләнгәннәргә ярдәм күрсәтә башлады, бу ташламалар да, оештыру чаралары да, дип билгеләде ул. 2023 елның февралендә яраланган сугышчыларга, СВОда катнашучыларның якын туганнарына ярдәм чаралары турында карар кабул ителгән. Үткән елның сентябрендә СВОда катнашучыларның барлык категорияләре социаль әһәмиятле нотариаль гамәлләре өчен төбәк тарифын түләүдән азат ителде.
- Бу башлангычларыбыз Юстиция министрлыгы боерыклары белән расланды. Былтыр гына да 440 миллион сумлык ташламалар бирелде, ә СВО чорында сугышчылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен бирелгән ташламалар суммасы 609 миллион сум, качакларны да кертеп, миллиард сумга якын тәшкил итте. Курск өлкәсендә сугыш хәрәкәтләре башлангач, нотариуслар качаклар өчен бер сумлык символик түләү өчен нотариаль гамәлләр башкарды. Бу Курск өлкә Нотариаль палатасының карары булды. Без ярдәмебезнең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен «Ватанны саклаучылар» фонды белән тыгыз элемтәдә торабыз. Түләүсез хокукый ярдәм кысаларында нотариуслар СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен 455 мең бушлай консультация үткәрде, - дип билгеләде Федераль нотариаль палата президенты.
Бөтен ил нотариуслары армиягә ирекле матди һәм волонтерлык ярдәме күрсәтә, акча җыя, мөһим йөкләр сатып ала, госпитальләрдә яралыларга ярдәм итә. Шулай ук Оборона министрлыгы һәм «Ватанны саклаучылар» фонды белән берлектә шәхси хәрби кампанияләр сугышчыларына хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы статусын расларга мөмкинлек биргән хокукый механизмны эшләү актив алып барылды. Катнашуны хәзер нотариус аша расларга мөмкин. Моның өчен сугышчыга өч шаһитның күрсәтмәсе кирәк булачак. Мөһим шарт - аларның үзләренең СВОда катнашкан өчен хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгы булырга тиеш. Нотариус шаһитлардан сорашачак, гаризага барлык мәгълүматларны кертергә ярдәм итәчәк һәм андагы имзаны раслаячак. Соңыннан мәгълүмат махсус комиссия тарафыннан тикшереләчәк.
Федераль нотариаль палата вице-президенты Светлана Зылевич Русиянең яңа төбәкләрендә нотариуслар эшенең ничек оештырылуы турында сөйләде. Былтыр ДХР, ЛХР, Запорожье һәм Херсон өлкәләреннән нотариуслар нотариатның Бердәм мәгълүмат системасына 770 меңнән артык язма керткән.
Матбугат конференциясендә, шулай ук, нотариатта яңа технологияләрнең гражданнарга һәм бизнеска ничек ярдәм итәчәге һәм якын киләчәктә нинди яңа категорияләр барлыкка киләчәге турында сөйләделәр.
Фото: сайт «Россия Сегодня»