Мәшгульлек өлкәсендә хезмәттәшлек турында 17 килешү төзелгән дә инде, шул исәптән өч эре эш бирүче белән. Башкортстанның барлык районнарында узган "Проффест. Русия Эше. Мөмкинлекләр вакыты" Бөтенрусия эшкә урнаштыру ярминкәсендә «Ватанны саклаучылар» фондының республика филиалы социаль координаторлары актив катнашты. Алар сәламәтлекләре буенча демобилизацияләнгән махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын эшкә урнаштыруда ярдәм итү чаралары, Башкортстанда үз эшләрен ачу мөмкинлекләре турында сөйләде.
Республикада ярминкәнең төп мәйданчыгы Уфа булды. Социаль координаторлар «Торатау» Конгресс-холлына СВОның 24 ветеранын алып килгән. Консультация мәйданчыгында 90нан артык сорау бирелде, аларның һәрберсенә җентекле җавап алынды.
Дәүләкән районының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә дә эшкә урнаштыру ярминкәсе узды. «Ватанны саклаучылар» фондының Дәүләкән районындагы филиалының социаль координаторы Рәшидә Заһитова үз карамагындагыларга оешма-предприятиеләр вәкилләре белән аралашырга, укыту һәм карьера үсеше программалары белән танышырга, һәркем ала алырлык вакансияләр һәм эш шартлары турында белергә булышты. Шаран районында эшкә урнаштыру ярминкәсе исә Мәдәният сараенда узды. Социаль координатор Гөлнара Кариева карамагындагы егетләргә кадрлар үзәге белгечләре резюме төзергә һәм әңгәмәләргә әзерләнергә булышты.
Балакатай районындагы эшкә урнашу ярминкәсендә «Ватанны саклаучылар» фонды филиалының социаль координаторы Елена Хәйдәрова махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары өчен уку һәм эшкә урнашу мөмкинлекләре турында сөйләде. Фонд карамагындагылар райондагы вакансияләр турында белде, эш бирүчеләр белән турыдан-туры аралашты.
Агыйделдә эшкә урнаштыру ярминкәсендә «Ватанны саклаучылар» фонды филиалының мәгълүмат мәйданчыгы эшләде. Ярминкәдә Агыйдел һәм Нефтекама шәһәрләренең 11 предприятиесеннән 75 вакансия тәкъдим ителде. СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль координатор Гөлназ Мәхмүтова консультация бирде.
Бөтенрусия эшкә урнаштыру ярминкәсе Баймакта да узды. Социаль координаторлар Гөлназ Заманова һәм Альбина Шаһадәтова очрашуга килгән махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына консультация бирделәр. Шулай ук, һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре тематик очрашуларда һәм осталык дәресләрендә катнашты.
Фото: филиал ФЗО в Башкортостане.