Чара Идел буе федераль округының административ үзәгендә узды. Утырышта Фондның Башкортстан буенча филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина катнашты. Совет утырышында Идел буе федераль округы төбәкләре мисалында СВОда катнашучыларга күп юнәлешле ярдәм күрсәтү һәм Фондның сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
“Ватанны саклаучылар” фонды рәисе Анна Цивилёва сүзләренчә, ике ел эшләү дәвамында ведомство СВО ветераннарына һәм аларның якыннарына ярдәм итүнең комплекслы системасын булдырган, үз вәкаләтләрен сизелерлек киңәйткән.
– Күп кенә казанышларыбыз Фондның Попечительләр советы эше нәтиҗәсендә мөмкин булды, ул кайбер башлангычларны раслады, шул исәптән реабилитацияләү һәм адаптацияләүнең техник чаралары исемлеген киңәйтүне дә. Бүгенге утырышта Попечительләр советы әлеге исемлеккә хәзер Фонд инвалид ветераннарга бирә алачак адаптив киемнәрне кертүне раслады. Мондый йөкләмәне Русия Президенты Владимир Путин биргән иде һәм без аны гамәлгә ашыру өстендә актив эшлибез, – дип ассызыклады Анна Цивилева.
Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров билгеләп үтүенчә, махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтү мәсьәләләре хакимиятнең төбәк органнары игътибарында тора. Ул Фондның Идел буе федераль округындагы филиаллары эшен югары бәяләде.
– “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды филиаллары ачылганнан бирле Идел буе федераль округында 200 меңнән артык граждан кабул ителде, 450 меңгә якын мөрәҗәгать каралды. Аларның күпчелеге социаль һәм юридик ярдәм мәсьәләләренә кагылды. Ветераннарны дәүләт идарәсе системасына актив җәлеп итү дәвам итә. Дәүләт фонды СВОда катнашучылар өчен төбәк кадрлар программаларын гамәлгә ашыруга җәлеп ителде. Округта анда катнашу өчен 11 мең кеше гариза биргән, ветераннарның бер өлеше тест узып, Фонд филиаллары базасында консультацияләр алды, – диде Игорь Комаров.
Гөлнур Колсарина төбәктә яугирләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча алып барылучы эшләр турында тулырак сөйләде. Уникаль эшләр арасында – “СВОя семейная гостиная” клубы, “Защитники Отечества” юридик десанты, “Сила земли” республика этномәдәни патриотик фестивале һәм башкалар бар.
– Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү чараларының төрле юнәлештәге комплекслы системасы булдырылды. Социаль координаторлар федераль һәм төбәк ярдәм чараларын гамәлгә ашыруда ярдәм итә. Без илебез мәнфәгатьләрен кыю яклаучыларга һәм аларны өйдә көтүчеләргә ярдәм итүнең мөһимлеген аңлыйбыз. Бер генә ветеран да, махсус хәрби операциядә катнашучының гаилә әгъзасы да игътибарсыз калмаячак. Безнең команда ил Президенты һәм республикабыз куйган барлык бурычларны үти, – диде спикер.