

Конференцияне Башкортстан Хөкүмәте һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә Стратегик башлангычлар агентлыгы оештырачак. Югары уку йортлары арасындагы студентлар кампусы мәйданчыгына Идел буе федераль округының хирургия профиле белгечләре җыелачак.
Чарада 250дән артык кеше - хирурглар, травматологлар, анестезиолог-реаниматологлар, оториноларингологлар, реконструктив һәм пластик хирургия белгечләре катнашачак. Бу - СВО барышында яраланганнарны һәм зыян күрүчеләрне турыдан-туры дәвалау белән шөгыльләнүче табиб-белгечләр.
Конференциядә катнашучылар сугышчан җәрәхәтләр вакытында беренче ярдәмне оештыру һәм күрсәтү, аяк-кулларның ату җәрәхәтләрен заманча дәвалау, СВОда катнашучыларның хәрби җәрәхәтләрен реабилитацияләү һәм башка бик күп мәсьәләләр буенча фикер алышачак.
Шулай ук катнашучыларны заманча хирургия методикаларына һәм яралыларны дәвалау технологияләренә өйрәтәчәкләр.
Фото: bashinform.ru