+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
24 апрель 2025, 04:45

Башкортстан юристлары ничек эшли?

Уфада Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров катнашлынында Русия юристлары ассоциациясенең Башкортстан бүлекчәсе конференциясе узды. Аның эшендә Дәүләт думасы комитеты рәисе, «Русия юристлары ассоциациясе» Гомумрусия иҗтимагый оешмасы рәистәше Павел Крашенинников, шулай ук Попечительләр советы, башкарма комитет әгъзалары, ассоциациянең республика территориясендә урнашкан бүлекчәләре делегатлары катнашты.

Башкортстан юристлары ничек эшли?Башкортстан юристлары ничек эшли?
Башкортстан юристлары ничек эшли?
Конференциядә катнашучыларны сәламләп, Павел Крашенинников билгеләп үткәнчә, гражданнар хокукларын яклау һәм закон чыгару башлангычлары өлкәсендә Юристлар ассоциациясенең Башкортстан бүлеге башка төбәкләр өчен үрнәк булып тора һәм федераль рейтингта иң яхшы өчлеккә керә.

Андрей Назаров Русия юристлары ассоциациясенең төбәк бүлеге уңышларын билгеләп үтте.

- Бу - республика буенча юристларның иң зур челтәре һәм ул гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү өлкәсендә зур эш башкара. Һәм юристлар махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә, якыннарына күрсәткән бушлай ярдәм - бу катлаулы чорда барысы өчен дә мөһим. Башкортстан бүлеге закон чыгару эшчәнлегендә, норматив актларга экспертиза ясауда һәм халыкны хокукый укытуда актив катнаша. Узган елда юристларыбызның эше нәтиҗәсендә 10 меңнән артык гражданыбыз бушлай юридик ярдәм алды, - дип рәхмәт белдерде Премьер-министр ассоциация әгъзаларына.

Министрлар кабинеты башлыгы ике еллык эш чорына уңай бәя бирде һәм Русия юристлары ассоциациясенең Башкортстан бүлеге рәисе вазыйфасына яңадан Ирина Панькинаны сайларга тәкъдим итте. Кандидатура бертавыштан хупланды.

- Беренче адымнардан бүгенге көнгә кадәр Русия юристлары ассоциациясенең Башкортстан бүлекчәсе максатлары һәм бурычлары үзгәрешсез кала: түләүсез юридик ярдәм оештыру, республика халкының хокукый мәнфәгатьләрен яклау, мәгърифәтчелек һәм фәнни эшчәнлек, юридик һөнәрләрнең абруен күтәрүгә ярдәм итү. Узган 2 елда без Башкортстан Республикасының 19 мең кешесенә консультацияләр бирдек, - дип ассызыклады Ирина Панькина.

Спикер сүзләренчә, СВО катнашучыларына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү өстенлекле бурыч булып кала. «Ватанны саклаучылар» фондының төбәк филиалы эшли башлаганнан бирле атна саен юристлар кизү тора һәм хокукый консультацияләр бирә, дөрес дәгъвалар һәм башка юридик документлар төзергә ярдәм итә.

– Былтыр без үзебезнең «Хокук яклау» проектын эшләдек һәм гамәлгә ашырдык. Әлеге проект кысаларында без 4 үзәк ачтык, анда юристлар атна саен гражданнарны кабул итә. Моңа кадәр, әлбәттә, зур эш алып барылды. Укыту семинарлары үткәрелде, хокукый брошюра һәм видеолекцияләр циклы эшләнде, алар нигезендә юристларыбызны укытабыз. Гражданнарны 344 түләүсез кабул итү узды, 450ләп мәсьәләне хәл итәргә ярдәм иттек. Соңгы ике елда без якынча 6 мең хәрби хезмәткәргә һәм аларның гаилә әгъзаларына хокукый ярдәм күрсәттек. Бу - безнең юристларның көндәлек тырышып эшләве нәтиҗәсе, - дип санап китте Ирина Панькина.

Конференция барышында якындагы ике елга ассоциациянең алга таба үсеше өчен мөһим карарлар кабул ителде. Аннары юридик җәмәгатьчелек вәкилләренә Хөкүмәт бүләкләре тапшырылды.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас