

Башкортстанда янгын хәбәрчеләре ташламалы 15 категория кешегә бирелә, дип искәртте республика Премьер-министры Андрей Назаров Хөкүмәтнең күптән түгел узган утырышларының берсендә. Гадәттән тыш хәлләр буенча республика дәүләт комитеты тәкъдиме буенча аларга тагын бер категория — сугышчылар гаиләләрен өстәргә карар кылынды.
Әлегә кадәр янгын хәбәрчесен алу хокукы махсус хәрби операциядә катнашучыларның үзләре генә булган, ә хәрбиләрнең гаиләләре льготачылар санына кермәгән. Моңа бәйле рәвештә дәүләт комитеты «Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре» категориясен кертү турында карар проектын эшләде, бу Ватанны саклаучылар елы һәм СВО катнашучыларына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы чараларын гамәлгә ашыруның бер өлеше булачак, дип билгеләп үтә төбәк Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.
Программа гамәлдә булган чорда республика халкына бушлай 665 мең янгын мини-сиренасы бирелгән, алар 1,2 меңнән артык кешене коткарган.
Фото: Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты.