+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
27 апрель 2025, 05:00

"Рәхмәт сүзләре һәм сәлам җиткерделәр"

Уфаның Дим районы хакимияте башлыгы Иван Иванов СВО зонасыннан кайткан.

"Рәхмәт сүзләре һәм сәлам җиткерделәр""Рәхмәт сүзләре һәм сәлам җиткерделәр"
"Рәхмәт сүзләре һәм сәлам җиткерделәр"


Районнан гуманитар ярдәм озатырга баруы хакында ул үзенең Интернет челтәрендәге сәхифәсендә 25 апрельдә хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, Херсон өлкәсендә матди-техник тәэмин итү ротасына төзелеш материаллары, инструментлар һәм техник кирәк-яраклар тапшырылган. Мондый ярдәм сугышка сәләтлелекне саклауда һәм тыл хезмәтләренең эшләвен тәэмин итүдә ярдәм итәргә тиеш.
Запорожье өлкәсендә сугышчыларга «Нива» автомобиле, тепловизорлар, төнге прицел һәм башка матди-техник чаралар тапшырылды.
- Гуманитар ярдәм җыюда катнашкан барлык Дим бистәсе халкына, эшкуарларга, оешма-предприятие җитәкчеләренә рәхмәт белдерәм. Сезгә егетләребездән зур рәхмәт һәм сәлам җиткерәм! - дип язган Иван Иванов.

Фото: автор фотосы

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас