Махсус хәрби операциядә медиклар алдында зур җаваплылык тора. Бу турыда Борай районыннан фронт госпиталендә хезмәт итүче «Афина» позывнойлы шәфкать туташы сөйли. Ул хәрби хәрәкәтләр зонасында рух көче зур әһәмияткә ия, дип билгели.
“Афина " махсус хәрбия операциягә кадәр Уфада Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән. Аның сүзләренчә, ул медицина колледжын тәмамлаганнан соң, хәрби оешмада эшләргә теләгән, ләкин кызның әти-әнисе каршы төшкән. «Афина» ның бу максаты көчендә кала һәм шуңа күрә ул махсус хәрби операция зонасында хезмәтне сайлый.
"Монда төгәллек, дисциплина һәм син нәрсә эшләргә кирәклеген беләсең. Хезмәт лаеклы бәяләнә. Гражданкада син „ирекле кеше". Авырыйсың, больничныйга китә аласың. Ә монда безнең алда - зур җаваплылык. Без ир-егетләргә ярдәм итәргә тиеш», - ди «Афина».
Борай районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев социаль челтәрләрдәге битендә «Афина» гаиләсендә энесе һәм әнисе өчен терәк булып тора, дип язган. Кыз берничә тапкыр СВО зонасына медицина ярдәме күрсәтү өчен үз теләге белән барган. «Фидакарьлек һәм профессионализм өчен» медале белән бүләкләнгән.
Фото: Борай районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевнең социаль челтәрләрдәге битеннән.