+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
29 апрель 2025, 09:30

Яугир иптәшләренең гомерләрен саклап калган

«Албанец» позывнойлы яугир генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләнде.

Яугир иптәшләренең гомерләрен саклап калганЯугир иптәшләренең гомерләрен саклап калган
Яугир иптәшләренең гомерләрен саклап калган
Уфадан махсус хәрби операциядә катнашучы, мотоукчылар батальонының «Албанец» позывнойлы мотоукчылар ротасы командиры урынбасары генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләнде. Сугышчыга кыска вакытлы ялы вакытында бүләкне Киров районы хакимияте башлыгы Илвир Нурдәвләтов тапшырды.
“Албанец" 2024 елның февралендә штурм төркеме составында ВСУ позициясенә чыга. Штурмовиклар дошманның каты артиллерия уты астына эләгә, моннан тыш, аларга дошманның пилотсыз очкычлары да һөҗүм итә. Катлаулы сугыш шартларына да карамастан, безнең сугышчылар дошманның терәк пунктын һәм тере көчен юк итәләр.
Шул сугышта “Албанец " һәм аның иптәшләре, шул исәптән группа командиры һәм аның урынбасары яраланган. Группа командованиесен «Албанец» үз өстенә ала. Уфалы төркемне алып чыга һәм яралыларны югалтуларсыз хәвефсез урынга эвакуацияләүне оештыра, шул ук вакытта төркемнең чигенүен каплый, шуның белән сугышчан иптәшләренең гомерләрен саклап кала.
Командование «Албанец»ның тагын бер батырлык гамәлен билгели. «Албанец» белән төркем Победа бистәсе янындагы хәрби бурычларны үтәгәндә «камикадзе» FPV-дроннары һөҗүменә дучар була. “Албанец " яңадан яралана. Эвакуациядән ул баш тарта һәм куелган бурычларны үтәгәннән соң гына командование тарафыннан эвакуацияләнә. Дәваланудан соң сафка кайта һәм хезмәтен дәвам итә.

Фото:telegram-канал главы администрации Кировского района Уфы Илвира Нурдавлятова


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас