+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
2 Май 2025, 04:10

“Ватан сакчыларыбызга көч-терәк булыйк!”

СВО зонасында медротада хезмәт итүче кыю ханым кайткач яугирләргә хәрби психолог ярдәме күрсәтергә ниятли.

“Ватан сакчыларыбызга көч-терәк булыйк!”“Ватан сакчыларыбызга көч-терәк булыйк!”
“Ватан сакчыларыбызга көч-терәк булыйк!”

Позывное “Белка” аның. Тиен кебек тиктормас, тынгысыз, җитез булгангадыр, мөгаен. Ул шундый ук хәстәрлекле һәм игътибарлы да әле. Бәләкәй генә, ябык гәүдәле ханым инде ел ярым СВО зонасында яралыларны дәвалый. Бу искиткеч акыллы, мөлаем, нурлы кызга яугирләр эч-серләрен дә ышанып ача.

Альмира Күмертауда туган. Анда урта мәктәпне тәмамлагач, Уфа медицина колледжын, соңрак Башкорт дәүләт педагогия университетын тәмамлаган. Аннары башкалада поликлиникада, кардиоүзәктә, туберкулез диспансерында эшләгән. 2023 елда, контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына киткән. Әлбәттә, беренче сорау: ни өчен?

─ Мин балачактан армия, кыр шартларында эшләү турында хыялландым. Шушы максатта медицинаны сайладым. Медколледжны тәмамлагач та армиягә китәсем килде. Ләкин әнием каршы булды. Бердәнбер баласын тыныч хезмәттә, үзе янында күрергә теләгәндер, мөгаен. Аннары кияүгә чыктым, кызым туды. Төрле сәбәпләр аркасында ирем белән аерылышырга туры килде. Махсус хәрби операция башлангач, анда барачагымны белдем һәм гаиләмне әзерли башладым. Әни башта каршы булды, әлбәттә. Ул вакытта 12 яшьтә булган кызым аңлады. Һәм 2023 елның октябрендә, контракт төзеп, СВОга юлландым. Штурм бригадасы сафында медротада шәфкать туташы вазыйфасын башкарам. Армия кая бара, без артыннан ияреп йөрибез, торак пункт янына урнашабыз, кул астындагы әйберләрдән медсанчасть төзибез. Кирәген кибеттән сатып алабыз, су, электр кертәбез. Контракт бер елга төзелгән иде, инде ел ярым булып китте. Эш күп, яралылар күп. Икешәр тәүлек йокламаган вакытлар була. Эшебез шундый. Сугыш бу, күнегергә кирәк... Ә ябыклык әлеге вакытта бик әйбәт тә әле. Теләсә кайсы тишеккә үрмәләп керә алам, ─– дип елмая Альмира.

Гомумән, мин аның белән сөйләшкәндә, юмор хисенә, оптимизмына сокланып утырдым. “Ә башкача булмый. Без позитив уйлар гына уйларга, егетләрнең күңелен күтәрергә тырышабыз. Безгә төрле хәлдәге яралылар китерелә. Штурм бригадасы дигәч аңлыйсыз инде. Елап утырсаң, елап утырасың. Үзеңне кулга алып, ихтыяр көчеңне бер йодрыкка туплап, йөзеңә елмаю кундырып, ныклы басып йөрсәң, безнең кәеф егетләргә дә күчә. Аннары алар үзләре мәзәк сөйләп көлдерә башлый. Безнең шартларда һәрберебезгә психолог та булырга туры килә”, –─ ди “Белка”.

Психолог дигәннән, Альмира хәрби психологлар курсын тәмамлаган һәм киләчәген шушы һөнәр белән бәйләргә ниятли. Әле бу белеме сугышта нык ярдәм итә. Кайбер солдатлар өйләренә кайткач та, гаиләдә ниндидер аңлашылмаучанлык туса, Альмирага шалтырата. Ул ипләп кенә аңлатып, тынычландырып, хәлне җайлый.

Аның өчен иң куанычлысы ─– әлегә бер яугирнең дә кулында үлмәве. Аларның медицина частена китерелгән һәммәсенә тиешле ярдәм күрсәтелә. Тиз арада ясаласы яисә җиңелрәк операцияләрне үзләре үткәрә. Бераз көтә алганнары якындагы госпитальгә озатыла, чөнки монда реанимация, шартлар юк.

Медротага илнең төрле төбәкләреннән төрле яшьтәге медицина хезмәткәрләре җыелган. Әле күптән түгел 62 яшьлек апаларын пенсиягә озатканнар. Алмаҗай Казахстанда туган, Ханты-Манси өлкәсендә яшәгән. Шуннан контракт төзеп, СВОга киткән. Бер медиклары ─– кайчандыр Андрей Аршавин белән бер командада уйнаган футболчы. Яралылар арасында да төрле һөнәр ияләрен күрергә мөмкин. Себердән халык артисты булган опера җырчысын дәвалаганнар. Ул штурмлаучы булып хезмәт иткән. Сибай артистлары да булган.

─ Сугышта да тормыш дәвам итә. Без бер гаиләгә әйләнеп беттек инде, –─ ди Альмира. –─ Бәйрәмнәрдә тәмле ризыклар пешерергә, солдатларны сыйларга тырышабыз. Кибеткә барып, тәмнүшкәләр алабыз, салатлар ясыйбыз. Ә болай Оборона министрлыгы кирәкле азык-төлекне бүлә. Үзебезнең пешекче бар. Яралылар белән бергә бер ноктада 100-200 кеше җыелып киткән чаклар була.

Сугышта мәхәббәт тарихлары да булгалый икән. “Былтыр бер пар өйләнеште. Алар яшь чакта бер-берсен яраткан, аннары юллары аерылган. Икесенең дә гаиләләре таркалган. Язмыш аларны сугышта очраштырды һәм кавыштырды. Ике кызыбыз солдатларга кияүгә чыкты. Мондый тарихлар күп. Биредә мәхәббәт кенә түгел, дуслык та көчле”, ─– ди Альмира.

Ул инде өченче ялына кайткан иде. Беренче отпускы 9 айдан соң гына булган. Бу озак, 6 айдан булырга тиеш. “Кайткач өйгә күнегергә авыр булды. Тегендә уңайлырак кебек. Алты айда әле кеше тыныч тормышны онытырга өлгерми. Ә тугыз айда икенче төрле”, – ─ ди Альмира.

Әлеге ялы вакытында ул якыннары белән күрешкән, яңа фатирында ремонт эшләре башлаган, мәктәп укучылары, гуманитар ярдәм җыюда катнашучы ахирәтләре белән очрашкан.

─ Алар, чыннан да, безгә нык ярдәм итә. Кирәк булганда Зөлфия исемле дустым акча җыюны игълан итә дә, кем күпме булдыра тапшыра. Соңгысында мин ул акчага канцелярия товарлары сатып алдым. Без кәгазь белән эшлибез. Кыскасы, чыгымнар күп. Кемдер аңлый, кемдер юк инде. Актив ярдәм итүчеләр бар. Гуманитар ярдәм дә алабыз. Хәзер без аерым кешеләр, оешмалар белән эшли башладык. Әйтик, миңа Ырынбур өлкәсеннән гуманитар ярдәм җыючылар чыкты. Берничә тапкыр килделәр. Без анык исемлек язабыз: ниләр кирәк, күләме. Алар алып килә. Чөнки алар китергән бар нәрсәнең дә кирәге чыкмаска мөмкин. Ташларга да кызганыч. Халык фронты белән дә бәйләнештәбез. Алар да адреслы ярдәм күрсәтә. Гуманитар ярдәмсез бик авыр булыр иде. Киемнәрне генә алыйк. Без бит яралы солдатка ярдәм күрсәткәндә аның киемен салдырабыз, кисәбез, аннары үтилләштерүгә җибәрәбез. Ә савыккач ул нидер киеп китәргә тиеш. Менә шунда кием белән проблема була иде. Кышын бигрәк тә. Шулай ук, одеяллар, мендәрләр гуманитар ярдәм белән килә. Кыскасы, һәр хезмәткәрнең үз гуманитар линиясе бар.

Альмира СВОдан соң яугирләргә психологик ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнергә ниятли.

─ Сугыш, һичшиксез, тәмамланыр. Егетләр өйләренә кайтыр. Менә шунда аларга аерым игътибар бирергә, түземлерәк, сабыррак булырга кирәк булачак. Җәмгыять сугышчыларны тыныч тормышка кабул итәргә әзер булсын иде. Аларга болай да авыр, –─ ди Альмира. –─ Ир-егетләр СВОга акча өчен китә диючеләр бар. Бу дөрес түгел. Мин аралашканнарның барысы өчен дә туган ил, Ватан төшенчәләре изге һәм беренче урында. Үзем аларга тыныч тормышка кайтырга ярдәм итәргә хыялланам. Аларның проблемаларын күрәм һәм беләм. Ә әлеге вакытта мин хезмәтем белән ниндидер гаять зур нәрсәгә үз өлешемне кертәм, дип уйлыйм.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас