

Бу күргәзмене 10 майга кадәр карарга мөмкин. Керү өчен акча түләргә кирәкми.
Локациягә 10 берәмлек хәрби бронялы техника куелган, аларның бер өлеше көнбатыш илләре тарафыннан җитештерелгән. Мисал өчен, без Төркия, Канада, Бөекбритания һәм АКШ машиналарын күрдек.
Техниканы карарга балалары белән әти-әниләр, өлкәннәр һәм яшь парлар килгән иде. Фотолардан күренгәнчә, бөтен техника сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан: каркаста пуля һәм ут эзләре күренә. Техника белән янәшә кыскача мәгълүмат һәм аның кайда алынуы тарихы язылган баннер урнаштырылган.
Техника киртәләнгән, әмма аны теләгән һәркем карый ала. Экспонатлар арасында 2009 елда ук эшләнгән «КОЗАК» Украина бронетранспортеры, шулай ук Америка Кушма Штатларында җитештерелгән «Bradley», «HMMWV» һәм «MAXXPRO» хәрби машиналары бар.
- Бу техниканы махсус хәрби операция барышында безнең солдатлар юк иткән. Хезмәттәшләрем көн дә үз гомерен аямыйча, илебезнең киләчәге өчен көрәшә. Барлык Көнбатыш илләре безгә каршы чыкты. Аларның хәрби техникасын шушы күргәзмәдә күрә аласыз. Аларның да техникасы яна, чөнки безнең техникага тиңнәр юк.
Хәрби техниканы юк итү өчен күпме көч салынганын без үзебез генә беләбез. Әмма шушы күргәзмне һәр кешегә карарга һәм барлык дөреслекне аңларга тәкъдим итәм.
Бүген Русия солдатлары алга бара һәм без аларга ярдәм итәргә тиеш. Бердәм булганда гына Җиңү бездә булачак, - диде "Уфа" позывнойлы сугышчы.
- Бу күргәзмә юкка гына Җиңү көне алдыннан оештырылмый. Кызганычка каршы, 1941 елдагы кебек үк, тарих янә кабатлана. Бәйрәм уңаеннан ата-бабаларыбызга рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Алар безнең илгә тынычлык китерде. Ә алгы сызыкта булган егетләргә уңышлар теләп калам, - диде СВО ветераны, "Шурави" позывнойлы сугышчы.