+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
5 Май 2025, 03:05

Кыю яугир гаилә корды

Балтач районының Мата авылыннан «Хәбиб» позывнойлы яугир кыска вакытлы отпуск вакытында гаилә корган.

Кыю яугир гаилә кордыКыю яугир гаилә корды
Кыю яугир гаилә корды

Бу хакта муниципалитет хакимияте башлыгы Илгиз Субушев белдерде. Ул яшь парны котлады һәм аларга бәхетле озын гомер теләде.

Илгиз Субушев сүзләренчә, "Хәбиб" Русия Оборона министрлыгы белән контрактны 2023 елның ноябрендә имзалаган. Фронтта сугышчы пулеметчы булып хезмәт итә һәм күп тапкырлар чиксез батырлык һәм кыюлык үрнәкләре күрсәткән. Лаеклы хезмәте өчен яугир Суворов, «Батырлык өчен», «Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы» медальләре белән бүләкләнгән.

Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең 40тан артык чарасы гамәлдә.

Оборона министрлыгы белән килешү төзегән республика кешесенә бер тапкыр 2 млн сум бирелә, айлык хезмәт хакы - 210 мең сум, шулай ук бөтен гаилә өчен 40тан артык ташлама каралган. Тулырак башбат.рф сайтында.

Фото: "telegram-канал главы администрации Балтачевского района Ильгиза Субушева"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас